Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти авыл җирлегендә яшәүчеләр ел дәвамында 44 миллион сумнан артыграк керем алган

Авыл җирлекләре арасында үткәрелүче рейтингта яшел зонадан бер дә чигенмәгән Чүти җирлегенең, чыннан да, телгә алып сөйләрлек матур эшләре күп.

Бу як халкы гомер-гомергә терлекне күп асрый, әлегә районда аларга тиңнәр юк. Җирлектә 677 баш мал-туар асрала, шуларның 376сы – сыерлар.
– Безнең җирлектә яшәүчеләр сөт, ит, бәрәңге һәм башкасын сатып, былтыр 44 миллион 393 мең 420 сумлык акча эшләде. Бер хуҗалыкның уртача еллык кереме –121 мең сум. Бу күрсәткечкә без бик шат,чөнки авыл җирлегенең нәтиҗәле эшләве халыкның тырышлыгына бәйле. Хәзерге вакытта хуҗалыкта мал-туар, кош-корт үрчетмәсәң, бакчада бәрәңге һәм яшелчә үстермәсәң, яшәве авыргарак туры килә. Чөнки бәяләр көнсаен диярлек үсә. Барысын да кибеттән сатып ала башласаң, акча җиткерүе бик кыен. Авыл халкы гомер-гомергә табигый азык-төлек белән туклана. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе табигый сөтнең тәмен татымагандыр да әле, – диде авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев