Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти авылында Раштуа турниры узды

Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатындагы әлеге бәйгене үзен оста җитәкче итеп кенә түгел, хәйрияче итеп тә таныткан Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов үз акчасына үткәрә.

Быел приз фонды 12 мең сум тәшкил иткән. Җирлек башлыгы әйтүенчә, хәйриячелек – ул күңел халәте. Җирлектә татарлар, керәшеннәр гомер-гомергә дус-тату гомер кичерә. Ярышка рус авылы Федоровскоедан да килгәннәр иде. Раштуа уңаеннан мөселман динендәге егетләр првославларны кайнар котлады. “Спортта да, эштә дә без гел бергә”,- диләр алар.
Ярыш иртәнге сәгать тугызда башланды һәм кичке сигезгә кадәр дәвам иттте. Анда Федоровское, Иске Тәрбит, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб белән Олы Кайбыч егетләренең берләштерелгән командасы, Чүти авылыннан ике команда катнашты. Аларга мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин җылы теләкләрен җиткерде, якты бәйрәм Раштуа белән котлады. Ярышның хөкемдары - “Форпост” үзәге директоры Юрия Михайлов волейболчыларны спорт белән дус булырга чакырды, яхшы уен алымнары теләде.
Мәлки волейболчылары үзләрен иң оста уйнаучы булуларын күрсәтте һәм беренче урынга чыктылар. Алар күчмә кубок һәм биш мең сум акча белән бүләкләнде. Икенче урынны яулаган Хуҗа Хәсән, өченче урындагы Иске Чәчкаб (Олы Кайбыч егетләре дә), бишенче-алтынчы урыннардагы Иске Тәрбит, Чүти егетләре командалары да акчалата призга лаек булды.
-Бүген мәктәбебез спорт яратучыларның шат авазларыннан тынып тормады. Аларның барысы да шундый спорт бәйрәме үткәргәне өчен җирлек башлыгы Петр Таракановка тирән рәхмәтләрен белдерделәр. Ул призлар да бирде, өстәвенә, илле кешене ашатуны да оештырды. Мәктәп пешекчесе Рузалия Исламова ризыкларны тәмле итеп пешергән иде,- диде мәктәп директоры Лариса Бухарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев