Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти авылында районның 30 еллык юбиллен үткәрделәр

Кайбыч районының 30 еллык юбилее уңаеннан Чүти авыл җирлегендә зур тантана узды.

Авыл халкын котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде. Ул, халкыбызны район юбилее белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Авылның хөрмәтле кешесе - шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм ага Козловны юбилее белән котлады. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хатын, үзенең бүләген тапшырды. Якты киләчәк бүләк иткәне өчен рәхмәтен җиткерде һәм Кайбыч районының 30 еллыгы уңаеннан махсус чыгарылган медаль тапшырды. Тантана барышында шундый ук медальгә берничә хезмәт ветераны да лаек булды.
Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов үз чыгышында җирлектә тырыш кешеләр яшәвенә басым ясады.
Сәхнә түрендә 50 ел бергә тату яшәгән парларны, район кайткан елны гаилә корып, 30 ел бергә яшәүчеләрне, 1991 елда туып, хәзер 30 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләрне дә бүләкләделәр. Авыл үзешчәннәре, “Чүти мишәрләре” фольклор ансамбле, укытучылар, укучылар катнашында концерт узды. Бәйрәм тантанасы Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев