Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти җирлеге киләчәккә карап яши

Чүти якларына барып чыксаң, анда тырыш кешеләр яшәвенә инанасың.

Әлеге авыл җирлеге составына керүче ике авылны – Чүтине дә, Олы Тәрбитне дә берсеннән-берсе матур төзек йортлар бизи, икешәр, берәр катлы итеп төзелгән яңа өйләр дә күп. Монда  да тормыш башка авыллардагы кебек. Иген үстерәләр, маллар асрыйлар, кибеткә, клубка йөриләр, балалар мәктәптә белем ала.
– Безнең як халкы тырышлыгы белән аерылып тора. Җирлегебездә яшәүчеләргә бөтен шартлар да тудырылган, – диде авыл җирлеге секретаре Алчәчәк Шәйдуллина. – Эшлим дигән кешегә эш урыннары бар. Чүтидә ике пилорама эшли. Олы Тәрбиттә үзмәшгуль Галина Тараканованың пекарнясы уңышлы гына эшләп китте. Чүтидәге “Йолдыз” кооперативын белмәгән, ишетмәгән, алар җитештергән ит продукциясен татып карамаган кеше юктыр хәзер. Рамилә Щукинаның крестьян-фермер хуҗалыгы гөрләп эшли. Башка кече предприятиеләр дә бар. Кибетләрнең ассортименты бай.
Кайбер авылларда шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш санын киметсәләр, бу Чүти якларына кагылмый. Менә ничә еллар инде алар әлеге юнәлештә лидерлыкны үз кулларында нык тота. Авыл халкы мөгезле эре терлекләр, сарыклар, кош-корт асрап, файдасын күрә, үзләреннән артканын сатып, гаилә керемен баета.
– Хәзер авыл кешеләренең шәхси хуҗалыкларын үстерүгә юнәлдерелгән төрле программалар эшли. Кош-корт асраучыларга да субсидияләр бирелә. Авыл халкы мондый программалардан теләп файдалана, – диде әңгәмәдәшем.
Авыл җирлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Чүти һәм Олы Тәрбит авылларында яшәүче 157 гаилә хуҗалыкларында асралучы 320 сыер өчен 1 миллион 180 мең сум күләмендә субсидия алган. Шулай ук 22 ат өчен субсидия бирелгән, биш гаилә кош-корт өчен дәүләт ярдәме алган.
Сауган сөтне урнаштыру проблемасы да юк. Халыктан сөт җыю белән шөгыльләнүче Владислав Леонтьев белән Рафаил Щукин үз эшләрен намус белән башкара. Аларның беркайчан да өзеклекләргә юл куйганы юк.
Җирлек халкының мул яшәвенә җирләренең арендаторы – “Гөбенә” агрофирмасы җитәкчелегенең намуслы мөнәсәбәте ярдәм итә. Алар пай җирләре өчен халыка  арпа, бодай бирә. Узган елларда бал да өләшкәннәр. Биредә өлкән яшьтәгеләргә хөрмәт белән карыйлар. Халык­ара өлкәннәр көнендә бишәр килограмм исәбеннән он, шикәр комы тартатканнар. «Чүти халкының суыткычы – ит, базы яшелчә белән тулган, балны бидон белән саклыйлар», – диде Алчәчәк Шәйдуллина.
Чүтидә дә, Олы Тәрбиттә дә чүп-чар үсеп утырган бакчаларны да, ташландык җирләрне дә күрмәссең. Кеше  яшәмәүче йортларның  да бакчаларын буш тотмыйлар. Туганнары, варисларын табып, килешәләр дә, бәрәңгесен, яшелчәсен утырталар.
Авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов төбәкнең социаль-икътисади үсеше белән дә таныштырды. Аны эшне тиешле югарылыкта оештыручы, инициативалы, халык фикеренә колак салып эшләүче җитәкче буларак хөрмәт итәләр.
– Быел Чүтидә үзара салым программасы буенча Совет (120 метр), Күл (100 метр) һәм Такташ (150 метрга якын) урамнарында вак таш җәелгән юллар төзелде. Олы Тәрбиттә Елга урамында 280 метр юл сафка басты .Тулаем кертемнең гомуми суммасы 1 миллион 478 мең сум тәшкил итте. Чүтидә контейнер мәйданчыкларын һәм ике авылда да күперләрне ремонтлыйбыз, – диде Петр Петрович. – Җирлек халкы республика һәм район ярдәмен тоеп эшли. Чүтидә республика бюджеты акчасына Совет урамында (560 метр) юл төзелде, моның өчен 3 миллион 976 мең сум акча тотылды. Олы Тәрбиттәге Драндров урамындагы (500 метр) юл төзелеше 3 миллион 550 мең сумга төште. Бездә республиканың башка программалары да гамәлдә. Совет һәм Яшьләр урамнары газлаштырыла. Газүткәргечнең гомуми озынлыгы 1,5 чакрым тәшкил итә.
Җирлектә баганалардагы урам утлары реконструкцияләнә. Бу эштә дә республика ярдәменә таяналар. Авылга электриклар бригадасы килгән инде. Чүтидә гомуми озынлыгы 2,5 чакрым арада 52 багана алыштырыла. Плотина төзү проекты әзерләнгән һәм заказчы билгеләнгән.
Бу җирлектә кайсы гына өлкәне алма, һәрберсендә тотрыклык сизелә. Авылга читтән кайтучылар хисабына халык саны да кимеми кебек. Әмма вафат булучылар саны күбрәк шул. Туучылар гына азрак. Былтыр җирлек буенча дүрт бала туган булса, быел шулкадәр сабый якты дөньяга авыз салган. Аларның берсе Олы Тәрбиттә, өчесе Чүтидә туган. Бу сан ел ахырына кадәр артачак әле. Алтынчы балаларын алып кайтучылар да бар. Күп балалы гаиләләр дә дәүләт игътибарыннан читтә калмый.
– Авыл халкы торак төзелеше белән дә шөгыльләнә, – диде Петр Тараканов. – Төзелеш алып барган җиде гаиләнең икесе яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү республика программасыннан файдаланды. Без авылга күченеп кайтучыларны да шатланып каршы алабыз. Быел безгә бер гаилә кайтты. Гаилә башлыгы агрофирма механизаторы, хатыны фермада эшли, кызлары медучилищеда укый.
Чүти авыл җирлегендә яшәүчеләр әнә шулай һәр туган яңа көнне шатланып каршы ала, җиң сызганып эшлиләр, күңелле ял итәләр. Алар барысына да үз көчләре белән ирешәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев