Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти мәктәбендә инглиз теле укытучыларының район киңәшмәсе узды

Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбендә инглиз теле укытучыларының “Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга әзерләнгәндә сәләтле балалар белән эшләү стратегиясе” дип исемләнгән район киңәшмәсе узды.

Әлеге мәктәпнең инглиз теле укытучысы Лилия Биктимерова алтынчы класста «Day in, Day out» (“Көн артыннан көн”) дигән дәрес күрсәтте, ә бишенче- сигезенче класс укучылары чит телдәге әкиятне сәхнәләштереп күрсәтте. Район методик берләшмәсе җитәкчесе, Федоровское мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ольга Бутрова һәм мәгариф бүлеге методисты Энҗе Гарифуллина дүртенче, алтынчы, сигезенче классларда укучылар өчен инглиз теленнән тестлар үткәрү буенча киңәшләрен бирде. Чүти мәктәбе директоры Лариса Бухарова мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X