Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти мәктәбенең яшь армиячеләре Әфган җирендә ятып калган Олы Тәрбит егете Владимир Драндровның әнисе янында булып кайтты

Олы Тәрбит авылы Чувашия Республикасы чигендә табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Аның төнъягыннан бормаланып Гөбенә елгасы ага, тагын да төнъяктарак нарат урманы сузылып киткән. Бу авылда тырыш, уңган халык яши.

Олы Тәрбит авылы зур түгел. Шулай да урамнар төрле исемнәр белән аталган. Аларның берсе авылдашыбыз Владимир Драндров исемен йөртә. Күптән түгел без шушы урамда яшәүче Мария апа Драндровлар гаиләсендә булып кайттык. Алар тормыш иптәше Михаил абый белән биш балага гомер бүләк иткән. Уллары Володя абый 1965 нче елда гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Ул кечкенәдән шук, шаян малай була, хайваннарны ярата, каз бәбкәләре саклый. Гөбенә елгасына балык тотарга йөри. Чүти мәктәбен тәмамлаганнан соң, “Йолдыз” колхозында терлекчелектә эшли. 1983 нче елны Совет Армиясе сафларына алына. 
Владимир Драндов хезмәт итү вакытында да үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Командирлары нәрсә кушса, шуны үти. 1984 елның гыйнварыннан Әфганстанга күчерелә. Рядовой гранатометчы була. Ун сугышчан операциядә катнаша. Дошман аяусыз каршылык күрсәтә. Владимир ротаны флангны әйләнеп үтәргә теләгән дошман төркеменә гранатометтан төбәп ут яудыра. Әлеге сугышта ул һәлак була. Бу көн 1984 нче елның 25 сентябре була. Драндровлар гаиләсенә зур кайгы китерә. Яраткан уллары дошман пулясыннан һәлак була. Владимир Драндров үлгәннән соң “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Ул Олы Тәрбит авылында җирләнә. 
Чүти урта мәктәбе укучылары һәрдаим Мария апа белән күрешеп, хәлләрен белешеп торалар. Бу вакыйгаларга 34 ел вакыт үтеп киткән, ә Мария апа үзенең Володясын бик сагына. Газиз улын күз яшьләре белән искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев