Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүти мәктәбенең яшь армиячеләре полиция подполковнигы Геннадий Смирновның әттисе янында булып кайтты

ӘГӘР исән булса, якташыбыз Геннадий Смирнов киләсе елга ярты гасыр¬лык юбилеен билгеләп үтәр иде. Ләкин тормышның үз законнары, язмышка язылганны үзгәртеп булмый шул. Моннан өч ел элек сентябрь аенда аяусыз авыру типсә тимер өзәрдәй ирне мәңгелеккә алып китә. Тормыш иптәше тол, 18 яшьлек кызы Анастасия һәм 10 яшьлек улы Макар ятим кала. Туган авылы Олы Тәрбиттә Геннадий Смирновның 83 яшьлек әтисе Валентин Григорьевич яши. Ул редакциягә улы – полиция подполковнигы, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Геннадий Смирнов турындагы Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районындагы бүлеге җитәкчелеге кул куйган материалны алып килде. Аның дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Якын кешеңне югалту ачысы көчле рухлыларны да сындыра шул. Валентин Григорьевич мондый зур хәсрәтне бер генә тапкыр кичермәгән. Уналты ел элек тормыш иптәшен җирләгән ул. Ярый әле янәшәсендә кызы, ярдәм итәр кешесе бар. Газиз улын һәм хатынын югалту авыр булса да, Валентин Смирнов сынмаган. «Район газетасын яратып укыйм, барлык яңалыкларны шуннан беләм», – диде ул.

Әтисенең улы турында сөйлисе килүе аңлашыла: партия чыныгуы алган, югары партия мәктәбен тәмамлаган, 20 елга якын партком секретаре булып эшләгән Валентин Смирнов үсеп килүче яшь буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүнең мөһимлеген яхшы аңлый. Игътибарыгызга әлеге мәкаләдәге юлларны тәкъдим итәбез.  
«Авыл хуҗалыгы институтының икенче курсын тәмамлагач, аны Россия Кораллы Көчләре сафларына чакыралар. Геннадий 1990 елга кадәр разведка батальонында хезмәт итә. Демобилизацияләнгәч институтта укуын дәвам итә, авыл хуҗалыгын механикалаштыру белгечлеге буенча диплом ала. Ләкин бу һөнәр егетне канәгатьләндерми. Ул тормышын җинаятьчеләрне эзләү хезмәтенә багышлый.
1995 елның ноябрендә аның хезмәт кенәгәсендә Казан шәһәренең Вахитов районы эчке эшләр бүлегенә җинаятьчеләрне эзләү оперуполномоченные вазифасына стажер итеп эшкә алынуы турындагы беренче язма барлыкка килә. Бер елдан Геннадий Смирнов Алабугадагы милиция мәктәбендә белем ала. Икенче елны ук аны җинаятьчел төркемнәргә каршы көрәш бүлеге начальнигы итеп билгелиләр. 1998 елның апрелендә Казаннан Яшел Үзәнгә күчкәннән соң, ул карьера үсеше этапларын уза: зона оперуполномоченныйлары бүлеге начальнигыннан башлап, Яшел Үзән шәһәре эчке эшләр идарәсенең криминаль милиция начальнигы урынбасары дәрәҗәсенә ирешә. Биш ел эчендә гади опердан башлап, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы булып, ул беркайчан да, беркемгә дә үз эшенә карата гадел икәнлегенә шикләндерми, бервакытта да иптәшләре артына качмый. “Минем кебек эшлә һәм бездән башка беркем дә” девизы аның тормыш принцибына әверелә. Җиңел генә булып тоелган карера үсеше артында гап-гади оперның авыр хезмәте, җинаятьчеләрне эзәрлекләү, аларны тозакка төшерү, аеруча куркыныч җинаять кылучыларны тоту ята. Аның тарафыннан тоткарланган җинаятьчеләр саны йөзләгән. Алар арасында зыян күрүчеләргә карата аеруча кырыс булулары белән аерылып торучылар да бар. Җинаятьчел төркемнәрнең берсен зарасызландыруы өчен Геннадий Смирнов Россия Федерациясенең эчке эшләр министры, армия генералы Р.Г Нургалиев кул куйган Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Геннадий Валентинович, 2011 елның февраленнән алып августына кадәр, Төньяк Кавказда командировкада була. Ул Гудермесның вакытлыча эчке эшләр бүлегендә криминаль милиция бүлеге начальнигы вазифасын башкара. Намуслы хезмәте, аны үтәүдә күрсәткән батырлыгы өчен дәүләт бүләгенә – “Җәмәгать тәртибен саклаудагы аерым уңышлары өчен” медаленә тәкъдим ителгән. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү дәверендә Геннадий Валентинович алтмыштан артык кыйммәтле бүләккә лаек булган, биш тапкыр рәхмәт белдерелгән, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының һәм Яшел Үзән районы башлыгының Мактау кәгазьләрен алган. Ә аның парадларга кия торган кителенә Россия Эчке эшләр министрлыгының “Хезмәттәге уңышлары өчен” беренче, икенче, өченче дәрәҗә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының “Төньяк Кавказда хезмәт иткән өчен”, “Батыр¬лык һәм кыюлык өчен”, “Хәрби фидакарьлек өчен”, “Хезмәттәге фидакарьлек өчен”, “Генерал А.П. Ермолаев”, “Маршал Жуков”, “Хәрби хәрәкәтләр ветераны”, “Кавказдагы контртеррористлык операцияләрдә катнашучы”, “Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы”, Георгий тәресенә 200 ел”, “Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен” медальләре тагылган. 2012 елда Геннадий Валентинович төзәлмәслек чир белән авырый башлый, ләкин шулай да соңгы сулышына кадәр Ватанга фидакарь хезмәт итә».
Подполконик Геннадий Смирнов Олы Тәрбиттә  җирләнгән. Хезмәттәшләре аның туган нигезендәге йорт стенасына мемориаль такта урнаштырган.
Чүти мәктәбенең яшь армиячеләре, координаторлары Гөлүсә Гарәфетдинова белән берлектә, Геннадий Смирнов вафат булган көнне аның әтисенең хәлен белде. Бергәләп гаилә альбомын караганда, Валентин Смирнов улының тормышы һәм хезмәт юлы турында сөйләде. Саубуллашкан чагында укучылар бу очрашуның соңгысы булмаячагын әйттеләр.Якташыбызның батырлыгы мәктәп музеендагы сугышчы-интернационалистларга багышланган  стендта лаеклы урынын алачак.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев