Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Бизнес бер урында таптанып торганны яратмый

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр­лыгы “2019 - 2024 елларга Татарстанда “Агростартап” проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян-фермер хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясалуы турында хәбәр иткән иде. Җиңүчеләр арасында Чүти авылыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әсхәт Закиров та бар.

Яшь чагында ук күп итеп мал асрап, үз көнеңне үзең күреп яшәсәң иде, дип үз алдына максат куйган Әсхәт Закировның хыялы тормышка ашкан. Туксанынчы еллар башында районның “Йолдыз” хуҗалыгында техника куркынычсызлыгы буенча инженер, бригадир, авылларны газлаштыру чорында газ кертү бригадасында да эшләргә туры килгән аңа. Бераздан бәхет эзләп шәһәргә чыгып китсә дә, авылның тарту көче аны яңадан туган ягына кайтарган.
– Шәхси хуҗалыкларга үз эшләрен башлап җибәрү өчен 58 мең сум акча бирелә башлагач, мин дә малларны күпләп асрарга булдым. Ул вакытта дүрт баш ат, ике савым сыеры, симертүдәге бозау­ларым бар иде. Бераздан сигез гектарда арендага җир алдым. Шуның биш гектарына люцерна, өч гектарына берь­еллык үлән чәчеп, терлек азыгы проблемасын хәл иттем. Кулланылышта булган “МТЗ-80” тракторы, аңа кирәкле агрегатлар сатып алдым. Җир алгач, абыем Җәүдәт белән агрофирма фермасы янында маллар өчен торак төзедек. Ул вакытта биш савым сыерым бар иде. Көненә 55-60ар килограмм сөт савып, авылдашым Рафаил Щукинга тапшырдым. Хәзерге вакытта безнең хуҗалыкта 32 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 13е – сыерлар. Дәүләткә һәр көнне 100 килограмм сөт тапшырабыз, – диде ул. – Бизнес бер урында таптанып торганны яратмый. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына грантта катнашу өчен кирәкле документлар, киләчәккә эш проектын тапшырдым. 2019 елның ноябрендә “Агростартап” проекты буенча 3 миллион сумлык грант оттым. Бу эштә ярдәме өчен башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллинага рәхмәтем зур. Хәзер авыл читендә урнашкан фермага реконструкция ясыйбыз. Грант акчасына төзелеш материаллары, тиреc чыгару җайланмасы (ТСН), сөтүткәргеч сатып алдым. Бинада төзекләндерү эшләре  алып барылганлыктан, бу җиһазлар әлегә урнаштырылмаган. “Агростартап” проекты буенча  реконструкция өчен 1,8 ел вакыт бирделәр, димәк, без ул җиһазларны 2021 елның язында урнаштырачакбыз.
Гаилә фермасында Әсхәт үзе, тормыш иптәше Ландыш, абыйсы Азат эшли.
– Хәзерге вакытта 23 гектар җиребез бар. Аның 5 гектарына күпьеллык үлән, калганына арпа чәчәбез. Үз җирең булмаса, күпләп мал асрап булмый. Киләчәктә тагын 15 гектарлап җирне арендага алып булса, бина өлгергәннән соң, малларның баш санын 40-50гә җиткерергә исәплим, – дип киләчәккә планнары белән уртаклашты Әсхәт.
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – диләр бит. Гаилә фермасында Әсхәт Закировка савымчы да, терлекче дә, төзүче дә, каравылчы да, механизатор да, чәчүче дә, шофер да булырга туры килә. Аңа авыр хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев