Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүтидән Щукиннар гаиләсе Казанда фермерлар өчен уздырылган тантанада катнашты

Татарстанда фермерлык хәрәкәте оешуга утыз ел тулды.

Шул уңайдан Казанда «Корстон»да тантаналы чара оештырылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров искәрткәнчә, нәкъ 30 ел элек республикада Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән беренче 254 фермер үз эшен башлап җибәрде. Хәзер Татарстанда 4 меңгә якын фермер эшли, алар шәхси хуҗалыклар белән бергә республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын җитештерә.
Әлеге тантанага Чүтидән крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Рамилә Щукина һәм «Йолдыз» кооперативы рәисе Рафаил Щукин чакырылды. Анда Рамилә Щукинага республиканың крестьян –фермер хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров кул куйган рәхмәт хаты тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X