Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чын күңелдән бүләк ителгән орхидея

Гөлләр дә яз килүен сизә.

Яраннар шау чәчәктә, кайсылары бөреләнгән. Ә менә орхидея талымсыз: әле генә чәчәген койган кебек була да, күп тә үтми, кабат шау чәчәккә күмелә.
Мәскәүдә яшәүче Иске Тәрбит авылы кызы Лилиана Сафинаның бүләге ул. «Умарта» мәктәбендә төрле милләт кешеләрен татар теленә өйрәтә. Туган телебез сакчысы! Үз татарыбыз телен оныта барган бу заманда украиннар, яһүдләр, руслар, башка милләтләрне Тукай телендә сөйләшергә өйрәтүе үзе зур горурлык! Югары уку йортында чит ил студентларына рус теленнән лекцияләр бирә. Доцент дәрәҗәсенә күтәрелде. «Эхо Москвы» радиосында татар телендә тапшырулар алып бара. «Бизнес-онлайн»га әледән-әле интервьюлар бирә. Аларны укыйм да, Лилиананың фикер тирәнлегенә хәйраннар калам. Каян вакыт таба диген! Борын чөеп йөри торганнардан түгел ул: гади, эчкерсез. Гөлен дә чын күңеленнән бүләк иткәндер. Гел шау чәчәктә утыра бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев