Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Дамир хәзрәт Гыйниятуллин:”Мәчетләргә барудан тыелып торырга киңәш итәм”

Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин редакциягә юллаган хаттан күренгәнчә, үзәкләштерелгән дини оешма коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, мәчетләргә җомга намазына барудан тыелып торырга, укылмый калган җомга намазын өйлә намазы уку белән алыштырырга киңәш итә.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан өммәтенә мөрәҗәгатендә мондый юллар бар: “Шушы көннәрдә бөтен дөнья мөселманнары үзләренең якыннарына, дусларына, күршеләренә һәм дин кардәшләренә сәламәтлек, шулай ук барлык илләргә, халыкларга иминлек һәм авыруларның терелүен сорап догалар кыла. Әле күптән түгел генә коронавирус пандемиясе Ватаныбызның чикләренә үтеп керә алмас кебек тоелды, ә бүген бу йогышлы чирнең һәркемгә – үзебезгә дә, безнең белән янәшәдә булганнарга да кагылырга мөмкин булуы ап-ачык. Шуңа бәйле рәвештә, кадерле мөэмин-мөселманнар, мин, сезгә ихластан мөрәҗәгать итеп, үзегезне һәм якыннарыгызны сакларга һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлеге хакында кайгыртуыгызны үтенәм. Аллаһыга шөкер, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан халыкны яңа авыруны йоктырудан саклау буенча кирәкле һәм мөһим чаралар күрелде. Әмма без гражданлык җаваплылыгын күрсәтмәсәк, ә иң мөһиме – үз тормышыбызны һәм сәламәтлегебезне саклау өчен Аллаһы Тәгалә каршында җаваплылык тоймасак, әлеге чаралар нәтиҗә китермәячәк. Рәхим итеп, табиб күрсәтмәләрен һәм хакимият безнең барыбызны да әлеге афәттән йолып калу максатыннан кабул иткән чараларны кире какмагыз. Шул ук вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан мәчетләрдә коронавирус таралуны булдырмый калу буенча кертелгән чараларга да җаваплылык белән карарга чакырам. Әлеге чикләүләр – вакытлыча гына һәм алар бары мөэмин-мөселманнарның иминлеген, саулык-сәләмәтлеген тәэмин итү хакына кабул ителгән. Ин шә Аллаһ, эпидемия чигенгәч, без, җәмәгать белән намазлар уку өчен, яңадан мәчетләребезгә җыелып, бер-беребезне чын мөселманча сәлам белән сәламләрбез. Ә әлегә үзегезгә һәм якыннарыгызга карата игътибарлы булырга чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев