Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Депутатлар "Кайбыч таңнары"на яздырта

Матбугатсыз халык – кара халык Кара халык зурны коралмый. Кол Галиле һәм Тукайлы татар Матбугатсыз һич тә торалмый.

Әлеге шигырьне кем язгандыр белмим, әмма аңа шулкадәр тирән мәгьнә салынган. Ул бүгенге көнгә дә аваздаш. Матбугатның рухи азык булуы, аннан башка читен икәнлеге быелгы елда аеруча ачык күренде. Дөньябызны коронавирус зәхмәте басып алгач, төрле чикләүләр кертелде, күп урыннарда эшкә барулар бетте, кайберәүләр читтән торып эшләде, кием-салым кибетләре ябылды. Мондый мисалларны күпләп китереп булыр иде әле. Әмма икмәк үстерүчеләр, ит-сөт җитештерүчеләр, ипи пешерүчеләр, врачлар, укытучылар һәм башка һөнәр ияләре белән бергә журналистлар да эштән туктамады. Безнең хезмәткә ихтыяҗ зур булуы күп нәрсә турында сөйли. Чөнки мондый шартларда һәр кеше үзенә дөрес юнәлеш алырга, бүгенге вәзгыятьтән хәбәрдар булырга тиеш. Без шул миссияне үтибез. Халыкка дөрес, оператив хәбәр җиткерәбез. Россия, Татарстан күләмендәге хәбәрләр белән телевидение, радио, газета-журналлар аша танышабыз. Алар безнең районның көндәлек тормышын яктыртса да, бик сирәк яктырта. Ә менә «Кайбыч таңнары» район яңалыклары турында көн саен яза. Газета атнага ике тапкыр гына чыга. Яңалыкларыбыз укучыларга тизрәк барып җитсен өчен, аны көнендә үк инстаграмга, социаль челтәрдәге төркемнәргә куябыз. Безнең газета район ельязмасы да ул.
Газета-журналлар редакцияләренең эшчәнлеге шулай инде ул. Беренче яртыеллык өчен яна-пешә тираж җыябыз да, күп тә үтми, елның икенче яртысы өчен подписка башлап җибәрәбез. Укучыларыбызга тугры калу өчен, «Кайбыч таңнары» газетасының һәр санын иҗади якын килеп әзерлибез. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов та безнең газета турында җылы фикердә. «Кайбычка килгән саен үзем белән район газетасын алып китәргә тырышам. Аны укыгач, район халкының матур эшләренә сокланам. Бу газетаны һәр йортта укыйлардыр дип ышанам», – диде Фәнил Фиргатович. Әле бу чакырылышта гына депутат булып сайланса да, районга күп тапкырлар килеп китте инде ул. Төрле проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә. Бер килүендә утыз кешегә «Кайбыч таңнары»на подписка бүләк итте. Без ул газеталарны күп балалы, аз керемле гаиләләргә, ялгызы гына яшәүче тыл хезмәтчәннәренә, инвалидларга яздырттык.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та абунә вакытында безне ярдәменнән калдырмый. Олы Кайбычта инвалид ирен караучы Рушания апа Рәхимуллина күргән саен аңа рәхмәтен җиткерә. Райондагы депутатларның да әлеге матур үрнәккә кушылачакларына шигем юк.
Газетабызның укучылары, дуслары күп. Әнисе ягыннан тамырлары Чүти авылына барып тоташкан язучы Марат Закиров та безнең газета, сайт, инстаграм белән танышып бара икән. Бу санда аның фикерләре белән дә таныштырып узабыз.
Район газетасына язылмаган булсагыз, әле вакыт бар. Яңа елда да бергә булыйк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X