Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Дубрава” комбайнчылары уракка төште

“Дубрава” агрофирмасында бөртекле, бөртекле- кузаклы культуралар барлыгы – 8024 гектар мәйданны били. Шулардан көзге бодай – 3051, сабан бодае – 3030, арпа – 1091 гектар мәйдан тәшкил итә.

Бүген агрофирма комбайнчылары Мөрәле авылы янындагы 232 гектардагы көзге бодай культурасын ура башлады. Эш барышы белән танышырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. Беренче булып басуда “Клас Тукано” комбайнында Айрат Сафиуллин ярдәмчесе – улы Айнур белән, “Нью Холланд” комбайнында Илһам Кәримов (ярдәмчесе Олим Худоеров) эшли башладылар. Биредә эш комплекслы оештырылган, алты комбайн ашлык урса, алар артыннан өч “МТЗ” тракторында саламын рулонга төрә баралар.
Яңа уңыш ашлыгының беренче олауларын Колаңгы ашлык кабул итү пунктына “КамАЗ” автомобильләрендә Илшат Мифтахов һәм Сергей Калашников алып китте. Агрофирма директоры Александр Тутаев әйтүенчә, бу кырда бер гектардан 41 центнер уңыш чыга.
Комбайнчылар янына район башлыгы белән бергә авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, механикалаштыру буенча консультант Рәфыйк Тимергалиев һәм полиция бүлеге начальнигы Рашан Хуҗин да килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X