Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Элмә тактада хата булса, хәбәр бирегез, кайбычлылар

Татарстанда 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр татар телендәге хаталы элмә такталарны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны табучылар өчен конкурс уза.

Бәйгене Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил оештыра. Анда катнашу өчен uslugi.tatarstan.ru ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки “Халык контроле” мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк. Хәбәр калдырасыгыз килсә, “Исем һәм язулардагы хаталар” категориясен сайлап, фотоматериалны урнаштырырга, адресны күрсәтергә кирәк, персональ мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирү сорала. Конкурс татар телен саклау һәм таныту, халыкның игътибарын элмә һәм мәгълүмати такта, топографик тамга, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның игълан такталарындагы хаталарга җәлеп итү максатында уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев