Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Федоровское механизаторы кырда 45 нче елын эшли

Федоровское авылында яшәүче Александр Анисимов быел авыл хуҗа-лыгы тармагында кырык бишенче язын каршылый. Үзенең ты-рышлыгы, намуслы хезмәте белән районыбыз, республикабыз табынын баетуда лаеклы өлеш керткән шәхес ул.

“Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исемен горур йөртүче тәҗрибәле тракторчы Александр Николаевич, дүрт ел элек лаеклы ялга чыккан булса да, туган ягы басуларыннан аерыла алмый әле. Быел да үзенә ышанып тапшырылган “Т-70” тракторын язгы кыр эшләре башланганчы ремонтлап, әзерлек сызыгына куйган. Без аның белән “Дубрава” агрофирмасының Мөрәледәге машина- трактор паркында, техни-каның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү вакытында очраштык. 
– Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәренең “Радиоприбор” заводында радиоаппаратура җыючы слесарь булып эшли башладым. Анда берничә ел эшләгәч, туган туфрак барыбер үзенә тартты, шуңа да авылга кайтып, “Па-мять Ленина” колхозына механизатор булып эшкә урнаштым. Шул вакыттан бирле авылымнан аерылганым юк. Лаеклы ялда булсам да, язгы кыр эшләре вакытында агрофирмага ярдәм итәм. Менә бу “Т-70” тракторы хуҗалыкка 2003 елда кайт¬кан иде. Шул трактор белән 16 нчы ел шикәр чөгендере чәчәм. Быел эш күләме дә җитәрлек, 1154 гектар мәйданда татлы тамыр чәчәсебез бар, – диде Александр Анисимов. 
Безнең әңгәмәгә “Дубрава” агрофирмасы директоры Александр Тутаев та кушылды: 
– Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан һәр елны лаеклы ялда булган тәҗрибәле механизаторларга мөрәҗәгать итәбез. Үтенечебезне аяк астына салмыйлар, рәхмәт аларга. Александр Николаевичның шикәр чөгендере чәчүдә тәҗрибәсе саллы, шуңа быел да бу җаваплы эшне аңа йөкләргә бул-дык. Басуларда техника
тавышы гөрләп торганда, өлкән яшьтәге механиза-торларның күңеле дә кырда инде ул. Алар үрнәгендә яшьләр дә эшкә җава-плы карарга өйрәнә. Өлкән буын механизаторлар аларга техниканың нечкәлекләрен өйрәтә, киңәшләрен бирә. Эшкә чакырганда без шул якны да күздә тотарга тырышабыз, – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X