Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Федоровское мәктәбе пешекчеләре:”Балалар ризыкларыбызны яратып ашый”

Мәктәпләрдә укучылар яратып йөри торган бер урын бар, ул –ашханә. Тәнәфес вакытында бер кешегә дә игътибар итмичә, кайсы йөгереп, кайсы тиз-тиз атлап киткән укучыларны күрсәгез, бер дә аптырамагыз, димәк, төшке аш вакыты килеп җиткән.

Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә белем алучылар да ашханәгә яратып йөри, чөнки анда бик тәмле ашаталар. Аларга аш-суны оста куллы пешекче Татьяна Камаева әзерләсә, Эльвира Нургалиева балалар бакчасы нәниләренә бик тәмле боткалар, запеканкалар пешерә. Мәктәпнең хуҗалык мөдире Лилия Саттарова да алар белән бергә эшли. Өчесе дә тәҗрибәле, балаларның нинди ризыкларны яратып ашауларын яхшы беләләр. Укучылар үзләре дә алар белән дустанә мөнәсәбәттә, серләрен дә сөйләргә мөмкиннәр, бигрәк тә Таня апаларына.
–Ашханә мәктәп өчен мөһим объект ул. Без укучыларның сәламәтлеген кайгыртабыз, аларны гел сыйфатлы ризыклар, кайнар аш белән тәэмин итүне беренче планга куябыз. Шуңа да ашханәдә эшләүчеләргә таләпләребез зурдан, – диде мәктәп директоры Михаил Серяков. – Татьяна – райондагы иң оста пешекчеләрнең берсе, бу һич кенә дә арттыру түгел. Ул моның шулай икәнлеген хезмәте белән мең кат раслады инде. Укучылар ашханәдә эшләүчеләрнең барысын да хөрмәт итә, чөнки көн дә тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, алар – үз эшләренең осталары. Без, үз чиратыбызда, тиешле эш шартлары тудырабыз. Кайбер ризыкларның рецептына Мәскәүгә кадәр заказ бирәбез.
Хуҗалык мөдире булып ундүртенче елын эшләүче Лилия Саттарова азык-төлек китерүчеләрдән һәр төр товарны җентекләп тикшереп ала һәм ашханәгә тапшыра. Меню өчен күпме азык-төлек кирәклеген исәпли, ата-аналар түләргә тиешле взнос күләмен дә ул санап чыгара. Мәктәп янындагы укыту-тәҗрибә бакчасында үстерелгән ун төрдәге яшелчә, бәрәңге, алма көндәлек менюны төрләндерергә мөмкинлек бирә. Җәен укытучылар һәм укучылар көче белән 13 440 килограмм яшелчә, җиләк-җимеш үстерелгән, бу бер укучыга якынча 103 килограмм туры килә дигән сүз.
Ашханәнең күренеп торган урынында 12 көнлек меню эленеп тора, анда ризыкларның исемнәре генә түгел, ничә грамм булуы, бәясе дә язылган. Шулай да балалар нинди төр азыкны аеруча яратып ашый икән соң? Банан, әфлисун ишегә исләре китми, ә өйдә әниләре әзерли торган бәрәңге пюресы, макарон, винегрет, коймак, борчак ашы кебек туклыклы ризыкларны тәлинкәдә калдырмыйча ашап бетерәләр икән. «Безнең ашханәдә өйдәге кебек тәмле пешерәләр», ди минем белән аралашкан кызлар да.
Унике ел буена пешекче булып эшләүче Татьяна Алексеевна укучыларның тәмләп ашауларына шатлана, кайберләре өстәмә дә килеп сорый икән әле.
– Тәмле ризык әзерләүнең серләре белән дә бүлешерсез, бәлки?
– Күңел җылыңны биреп пешерсәң, бар ризык та тәмле килеп чыга. Безнең девиз – иң яхшысы балаларга!
Ашханәдә эшләүчеләрнең хезмәте бер дә җиңел түгел, ул зур җаваплылык таләп итә.  Алар мәктәпкә иң беренче булып килә, чөнки 130 баланы ике тапкыр ашату өчен аш-суны вакытында өлгертергә кирәк. Күпме ризык өләшергә, әллә никадәр савыт-саба юарга кирәк. Утырып торырга һич вакытлары юк, көнозын аяк өстендә алар.
Балалар бакчасы пешекчесе Эльвира Владимировна да үз эшен яратып башкара, ул 28 сабыйны ашата. 1994 елда мәктәптә җыештыручы булып эшли башлаган, алты елдан соң пешекче ярдәмчесе итеп куялар. Училищеда пешекче һөнәрен үзләштерә, 2008 елдан үз белгечлеге буенча эшли башлый.
–Ризыкны гел төрләндереп бирәбез. Продукция белән тәэмин итүчеләрнең өзеклекләргә юл куйганы юк,–ди ашханәдә эшләүчеләр. 
Федоровское мәктәбе пешекчеләре белән аралашканнан соң шундый фикергә килдем: алар аш-суны үз гаиләләренә пешергән кебек әзерлиләр, эшләрен, балаларны яраталар. Яратып, чын күңелдән башкарган хезмәт кенә уңыш китерә ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X