Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Федоровское мәктәбеннән Камиләне көмеш кулонлы муенса белән бүләкләгәннәр

Федоровское мәктәбенең унынчы класс укучысы Камилә Хәмидуллина Бөтенроссия укучылары арасында үткәрелгән “Татарстаным” иншалар бәйгесендә җиңде. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы,“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрде.

Халкыбызның тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, үстерү, укучыларда милләткә, туган телгә, туган илгә карата мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү, милли үзаң формалаштыру, сәләтле укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирү максатында үткәрелгән бу бәйгедә илебезнең төрле почмакларында яшәүче 10-17 яшьлек укучылар катнашкан.
-Бәйгенең беренче этабы районда узды һәм анда безнең Камилә дә җиңде,- диде аның җитәкчесе, Федоровское мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Тимергалиева. -Аның эшен конгрессның электрон адресына җибәрдек һәм ул югары бәя алды. 54 катнашучы арасыннан сайлап алынган алты дипломант арасында безнең Камиләнең дә булуына бик сөендек, әлбәттә. Билгеләнгән көнне һәр катнашучы белән видеоэлемтәгә чыктылар һәм әңгәмә кордылар. Әлеге диалогта укучыларның татар теле, мәдәнияте һәм тарихына багышланган җанлы әңгәмәдә катнашуы мөһим иде. Камилә милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын белүен, аларның гаиләдә ничек кулланылуын, һөнәрле булуын күрсәтергә тиеш иде. Ул максатына иреште дә.
Камилә үзе дә фикерләре белән уртаклашты:
- Инша язу өчен Татарстаныбыз, Кайбыч районы, туган авылым Шуширмәнең тарихын барладым, халкының гореф-гадәтләрен төптән өйрәндем, туган ягыма хас үзенчәлеген билгеләдем, - диде ул. -Икенче этапка үткәч, “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән видеоэлемтә аша турыдан-туры аралашып, аның Татарстанга бәйле сорауларына җавап бирдем. Мине әлеге бәйгегә әзерләгән укытучым Рамилә Фәһимовнага зур рәхмәтемне белдерәм. Бу җиңүем соңгысы булмас дип ышанам, алга таба да шундый дәрәҗәдәге бәйгеләрдә югары үрләр яуларга язсын!
Шүширмә авылының сәләтле кызы бу бәйгедә җиңүе өчен диплом, китап һәм көмеш кулонлы муенса белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев