Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Федоровскоедан Раилә Вавилова: "Матурлык бүләк итәм”

Үзмәшгуль булып теркәлгән кешеләр белән аралашкан саен шуңа инана барам: аларның барысы да максатчан, үз һөнәрләрен яратып башкаралар, кешеләргә файда китерүләренә сөенәләр.

Федоровское авылында яшәүче Раилә Вавилова хатын-кызларга матурлык өләшә. Ул маникюр ясау белән шөгыльләнә башлаган.
– Мин әле ул дәрәҗәдә оста түгел, өйрәнәм генә, тәҗрибә туплыйм, – диде Раилә, үзе турында газетабызга язарга җыенуыбызны белгәч.
Әмма аның бер-ике ел эчендә үз һөнәренең остасына әйләнәчәгенә ышанычым зур, чөнки ул шуңа омтыла, тырыша, үз өстендә эшли, камилләшү юлларын эзли. Раилә маникюр ясау¬ның бар нечкәлекләренә төшенергә тели, интернет аша белемен арттыра, ике тапкыр курсларда булып кайт¬кан, сертификаты да бар.
Кечкенә чакта кайсы гына кыз әнисенең яки апасының кызыл лагы белән тырнагын буяп карамады икән? Раилә дә, зурлардан күреп, төрле төстәге лаклар белән мәш килә, маникюр ясарга өйрәнәсе килә башлый. Киләчәктә матурлык салонында эшлисе килсә дә, ул башта пешекчелеккә, аннан соң бухгалтерлыкка укый.  Әнә шулай балачак хыя¬лы вакыйгалар агышында күмелеп кала.
– Мин үзем Апас районы кызы. Федоровскоега дус кызым янына туйга кайту минем язмышымны тулысынча үзгәртте дә куйды. Миңа ул вакытта 17 генә яшь иде әле. Туйда 21 яшьлек Илья белән таныштым. Бер-беребезне бер күрүдә яраттык, бераздан өйләнештек.
Иртә өйләнешүчеләр тиз аерылырга мөмкин дип әйтүчеләрнең юраганнары юш килми. Аларның бергә яши башлауларына 18 ел вакыт узып киткән инде. Раи¬лә үзе әйткәнчә, бу еллар эчендә төрлесен күргәннәр, әмма авырлыклар алдында кау¬шап калмаганнар, барысын да бергә җиңгәннәр. Әти-әниләре бу якты дөньядан иртәрәк китеп барган, шуңа да күп нәрсәне үзләренә хәл итәргә туры килә. Раилә каенанасын рәхмәт сүзләре белән искә ала. Гел яхшы киңәшләре белән ярдәм итеп торган ул. Ильяга Чечняда контракт буенча хезмәт иткән өчен бирелгән акчаны да теләсә нәрсәгә тотмаска, ә өй сатып алу өчен җыеп куярга куша. Яшьләр шулай эшли дә. Ул йортны үзләренчә үзгәртәләр, уңайлыклар тудыралар, хәзер шунда балалары белән рәхәтләнеп яшиләр.
– Үзмәшгуль булам дигәч, тормыш иптәшем каршы килмәде, хуплады гына. Чөнки мин аңа кадәр эшләгән урман хуҗалыгында бер дә җиңел түгел иде, – диде Раилә. – Районга җые¬лышка чакыргач, бардым, теркәлүне дә шунда узып кайттым. Маникюр ясау өчен кирәк булганнарның барысын да сатып алдым, вакытым булган саен интернет актардым. Беренче клиентларым туганнарым, дусларым булды. Үз тырнагым эксперимент урынына әйләнде, буяп карыйм да, сөртеп атам. Лакның бер тырнакта озак торуы, ә икенчесеннән тиз кубып төшүенең сәбәп¬ләрен өйрәндем.
Раилә урман хуҗалыгында эшләгәндә үк инде  үз эшен ачып җибәрү турында уйлана башлый. Үзмәшгульлек программасында отчетлар буенча кәгазь боткасының булмавы, салымнар түләүнең гадилеге кызыксындыра аны.
“Матурлык корбаннар таләп итә” дигән сүзләргә мин “акча да таләп итә” дип тә өстәп куяр идем. Маникюр эшен ачып җибәрү өчен тиешле инструментлардан тыш, санитар нормаларны саклау өчен дезинфекцияләү кирәк-яраклары, башкасы да кирәк, лаклары гына да 80нән артык төстә. Хезмәт күрсәтү бәясе дә шәһәрдәге кебек югары түгел, шуңа да чыгымнар әлегә үзен акламаган. Аның каравы, даими клиентлары барлыкка килгән. Район үзәгеннән үк килүчеләр дә бар икән.
Маникюр ясау җаваплылык сорый. Бер клиентка хезмәт күрсәтү өчен генә дә ике сәгатьләп вакыт кирәк.Клиентларының канәгать йөзләрен күргәч, бөтен ару-талулары онытыла аның. Рәсем ясауга осталыгы да ярдәм итә, лакка бизәк төшергәндә фантазиясен эшкә җигә. Бер сүз белән әйткәндә, маникюр аның өчен иҗат та әле ул.
– Максатым – алга таба да шушы эш белән шөгыльләнү, профессиональ приборлар сатып алу, – ди Раилә.
Хезмәт урыны өйдә булса да, буш вакыты юк диярлек аның. Йортны да тәртиптә тотарга, балаларны мәктәпкә, ирен эшкә озатырга, пешеренергә, клиентларны ачык йөз белән каршы алырга кирәк. Аның өендә гөлләр шаулап үсә, чиста-пөхтә. Уңган булуы әллә каян күренеп тора. Ире һәм уллары әйткәнчә, ул тәмле пешерә, тегә, бәйли, машина да йөртә. Кыскасы, бар эшкә дә өлгерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев