Фермерлар династияләре, сезнең өчен
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермер династияләре конкурсына гаризалар кабул итә.
Сәләтен яраткан эшендә тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннардан-буыннарга тапшыручылар тагын да зур ихтирамга лаек. Нәкъ менә алар өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының гаилә фермерлык династиясе» республика конкурсын оештыра. Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.
Конкурста фермер булып торучы, ике буыннан да ким булмаган һәм гамәлдәге крестьян-фермер хуҗалыгы статусына ия булган бер гаилә һәм аларның туганнары катнаша ала. Династиянең башлыгы булып, беренче буын крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы таныла.
Сайлап алу шартлары:
– КФХ әгъзалары һәм даими хезмәткәрләр саны;
– гаилә фермер династиясе шәхси эшмәкәрләренең дәүләт реестрында теркәлүнең гомуми вакыты.
КФХның салымнар буенча бурычы булмаска тиеш.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2021 елның 21 мартына кадәр кабул ителә. Конкурс буенча мәгълүматны 88004441670, (843)221-76-53, 221-76-55 телефоннары буенча ачыкларга була.
Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев