Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Футбол: Капкачылар -Альберт Рәхмәтуллин белән Рәмис Хәялиев

Илебездә Россия көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бу көнне депутатлар, җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары футбол уйнады.

 “Кайбыч” боз мәйданындагы уен кызык барды. Капканың берсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, икенчесендә аның урынбасары Рәмис Хәялиев торды. Уенны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге оештырды. Боз мәйданы җәй көннәрендә мини- футбол, теннис, баскетбол, ганбол уйнау өчен яраклаштырылып, резина материал түшәлгән. 
“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина командаларны ничек бүләбез, дип баш ватып йөргән арада, ярышларның баш хөкемдары – “ФОРПОСТ” җитәкчесе Юрий Михайлов уенда катнашучыларның барысын бер рәткә тезеп бастырды да, беренче- икенче дип санап чыгарга кушты. Беренче санлылар – беренче, икенче санлылар – икенче команда булды да куйды. 
Тупны беренче булып уенга кертү хокукы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде. Шул мизгелдән футбол башланып китте. Уенны Фәнил Миңнуллин хөкем итте. Уенчылар әле бер, әле икенче капка ягында бөтерелә. Бер капкада Альберт Рәхмәтуллин, икенчесендә, аның урынбасары Рәмис Хәялиев торганда, ничек итеп туп кертергә була? Шулай да, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов урынбасар саклаган капкага беренче тупны кертте. Беренче капкада торучы Альберт Илгизәрович ,“Афәрин! Петр Петрович!”, дип, көндәшләре капкасына беренче тупны кертүчене мактап куйды. Икенче команда да шуннан соң һөҗүмгә күчте, капка янында халык мәш килгән арада, Адель Гобәйдуллин моментыннан оста файдаланып, район башлыгы торган капкага тупны тибеп кертеп, исәпне тигезләп тә куйды (1:1). Күп тә узмады, ул тагын бер туп кертте (2:1). Беренче командага хәзер ничек тә исәпне тигезләргә кирәк бит. Шактый көч куйганнан соң, Виталий Аверьянов тәки исәпне тигезләү бәхетенә иреште (2:2). Икенче командада капкачы арыды бугай, Рәмис Хәялиевны электр элемтәсе узелы начальнигы Игорь Канашов алыштырды. Тамашачылар читтән үз командалары өчен җан атып, көч биреп торды. Игорь бер- бер артлы көндәшләре һөҗүмен кире кайтара торса да, шундый көчле уенчыларга каршы тора алмады. Беренче командадан Сергей Козлов чираттагы тупны кертеп, үз командасын кабат алга чыгарды (3:2). Шуннан соң, икенче команда төшенкелеккә бирелде булса кирәк, сүлпәнрәк уйный башладылар. Ә беренче команда уенчылары шуннан файдаланып, тагын бер туп кертеп куйдылар (4:2). Бу тупны да Петр Тараканов кертте. Уен тәмамланырга санаулы минутлар калып барганда, икенче командадан Виктор Яковлев исәпне кыскартты (3:4). Шулай итеп, бу уенда дуслык җиңде. 
- Барыгызны да Россия көне белән кайнар котлыйм. Без барыбыз да илебез, республикабыз иминлеге, муллыгы, халкыбызның тынычлыгы өчен хезмәт итәбез. Бүген бергәләшеп футбол уйныйбыз. Мондый чаралар безне тагын да берләштерә, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X