Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры:”Күргәзмә – “күрсәтү” сүзеннән”

Көзге каникул көннәре гаилә белән мәдәният учакларына, аерым алганда, музейларга экскурсиягә барып, үткәнебез белән очрашу, тарихыбызны барлау, кичәгене бүгенге белән бәйләп, әңгәмә кору өчен иң кулай вакыт.

Иске Чәчкабтан Эльмира һәм Илнур Сафиннар кызлары Илсинә һәм Нурсинә белән Галия Кайбицкая исемендәге музейдан күңел күтәренкелеге, рухи бер канәгатьләнү хисе алып чыктылар.
«Үзем 10 ел эшләп чыккан музей булса да, күпме яңалык күрдем, матурлык белән очраштым. Иске экспонатлар да яңарган кебек. Шәхси күргәзмәләр оештыру аеруча отышлы», - ди Эльмира ханым.
Музей базасында Кошман мәктәбенең I категорияле хезмәт укытучысы Айдар Насретдиновның шәхси күргәзмәсен көзге каникул көннәренә туры китереп махсус оештырдык. Чөнки күргәзмәгә куелган балчык чүлмәк, вазалар, савыт-сабалар, агачны бизәклэп кисеп тудырылган сәнгать әсәрләре, шахмат өстәле һәм башка экспонатлар укучы балалар белән бергәләп ясалган. Күргәзмә балалрада гына түгел, өлкәннәрдә дә кызыксыну уята «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дип исемләнгән әлеге күргәзмә музей базасында ноябрь ахырына кадәр эшләячәк. Күргәзмә – “күрсәтү” сүзеннән ясалган. Ә биредә күрсәтерлек әйберләр күп.
«Музейга лагерьга ял итүче дусларым белән килгәнем бар иде, ә гаиләбез белән күрү - бөтенләй башка икән», - дип сүзгә кушылды 3 сыйныфта укучы Илсинә.
Илсинәнең «Укучының мәдәни көндәлеге» нә беренче язманы да без яздык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев