Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Галия Кайбицкая исемендәге музейда Илһам Шакиров үз кулы белән язган язмалар саклана

Музей директоры Энҗе Миңгалиева әйтүенчә, легендар җырчы биредә ике тапкыр булган.

Беренче тапкыр ул 1998 елның 29 октябрендә Галия Кайбицкая исемендәге музей ачылу тантанасында катнашкан. Икенче юлы 2003 елның 19 февралендә Олы Кайбыч һәм Борындык мәдәният йортларына концерт куярга кайткач кергән. 
- Безнең музейда фикер һәм тәкъдимнәр дәфтәр дәфтәре бар, - диде Энҗе Мингалиева. - Һәр ике килүендә дә Илһам абый анда хис-кичерешләрен язып калдырган. Әлеге язмаларны кадерле истәлек итеп саклыйбыз. 
Якташыбыз Галия Кайбицкая иҗатына карата хөрмәтен белдергән, музей ачылышы уңаеннан үзенең хәер-фатихасын биргән, һәм биш елдан соң кабат килгәч изге теләкләрен язып калдырган бу ике язманы сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез: 
«Чын җырчыларны онытмау — ул мәдәниятлелек, мәнлелек, тәртиплелек һәм гомумән сәнгатне аңлый белү дигән сүз ул. Әгәр менә бу Кайбыч районында мәшһүр артистка-җырчы Галия Кайбицкая музее ачканбыз икән, бу инде шушы район җитәкчеләренең югары культуралы булулары турында сөйли. Алар аңлый булыр: сәнгатне сөйгән халык – изге, эшчән, тәүфыйклы була. Хәерле юлга, ярабби. 
Бүген 29 октябрь, 1998 ел. 
Илһам Шакиров, сәгать 12». 
«Биш елдан соң, менә аллага шөкер, шушы изге йортка аяк басарга насиб булды. Нинди даһи (гениаль) сәнгать кешеләребез бар иде бит, бу дөнья нигә рәхимсез соң, дип эчтән сыкрап, җылап алдым. Бу музей озын-озак дәвамлы, гомерле булсын, мөхтәрәмә Галия ханымның талантлы эшчәнлеген халыкка аңлатуда, таратуда изге эшләре дәвам итсен. 
19 февраль, 2003 ел. Илһам Шакиров».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X