Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Галия Кайбицкая исемендәге музейга Италия аккордеонын бүләк иткәннәр

Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиева әйтеп узганча, әлеге аккордеонны музейга “Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Александр Акрымов тапшырган.

– Бу аккордеон – якташыбыз, репрессия елларында хаксызга гаепләнеп, 1976 елда акланган сугыш ветераны, сугышчан орденнар кавалеры Валерьян Павлович Ильяков истәлеге. Сугышчан батырлыгы өчен бүләк йөзеннән генерал Иван Данилович Черняховский кулыннан алынган истәлек ул, – диде Чулпан Галимулловна. – Валерьян Ильяков гомерен Мәскәү шәһәрендә үткәрсә дә, туган ягы белән элемтәне өзмәгән. Алай гына да түгел, үзе кебек хаксызга рәнҗетелгән, читтә гомер кичерергә мәҗбүр булганнарга һәйкәл итеп, Мәлки авылында үз акчасына часовня төзеткән. Якташыбыз бүләген кадерле экспонат итеп сайлыйбыз.
Музейдагы экспонатлар белән һәркем таныша ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев