Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Газпром межрегионгаз Казан» җәмгыятенең генераль директоры Кайбычта Мәңгелек ут янучы һәйкәлгә чәчәкләр салды

Кайбыч җиренә әле беренче тапкыр гына аяк баскан «Газпром межрегионгаз Казан» җәмгыятенең генераль директоры Айдар Таһиров Кайбычка визитын район Советында җитәкчеләр белән очрашуыннан башлап җибәрде.

Анда сүз Бөек Җиңүнең 79 еллыгы турында, аерым алганда, Мәңгелек утны берөзлексез бушлай газ белән тәэмин итү хакында барды. 

Россия Президенты Владимр Путин "Газпром«га дәрәҗәле миссия йөкләде. Илебездә сугыш каһарманнарының якты истәлегенә кабызылган Мәңгелек утларны түләүсез газ белән тәэмин итү инициативасы хупланды. Финанслау мәсьәләсе дә шушы җәмгыятькә йөкләнә, — диде Айдар Таһиров. — «Газпром межрегионгаз Казан» Татарстан Республикасындагы 34 мемориалны газ белән тәэмин итә. Бу безнең Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турындагы хәтерне саклауга керткән өлешебез. 

Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында әлеге игелекле миссия өчен рәхмәтен белдерде, районның Җиңү көнен каршыларга тулысынча әзер булуы, йөрәкләрнең тынычлык дип тибүе турында сөйләде, махсус хәрби операциянең тизрәк төгәлләнүен теләде. 

«Газпром межрегионгаз Казан» җәмгыяте директоры Айдар Таһиров һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәңгелек утны түләүсез газ белән тәэмин итү турындагы килешүгә кул куйды. 

Ватанны саклаучылар турындагы хәтерне мәңгеләштерү максатындагы Мәңгелек ут бернинди шартларда да сүнәргә тиеш түгел. 
Айдар Таһиров белән Альберт Рәхмәтуллин Мәңгелек ут янучы һәйкәлгә чәчәкләр салды. Соңыннан Иске Чәчкаб авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Әминә Габидуллина янына барып, бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев