Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды

Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.

Быел бу көнне “Бердәм Россия” партиясе волонтерлар берләшмәләре белән берлектә “Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясен үткәрә. Җиңүчеләр буынына хөрмәт йөзеннән оештырылган әлеге акциягә кайбычлылар да кушылды. Район үзәгендә узган тантанада район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина, “Яшь гвардия” штабы җитәкчесе, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина, “Яшь армиячеләр хәрәкәтенең штаб начальнигы Илһам Хөснетдинов катнашты. Анда Әфганстан җирендә интернациональ бурычларын үтәүчеләр - Олы Кайбычтан Хәмит Гыйбадуллин, Олы Подберезьедан Николай Зяблов, Мәлкидән Николай Козлов һәм башкалар катнашты. “Без җиңүчеләр буынын онытырга тиеш түгел. Яшьләрне патроитик рухта тәрбияләү- төп бурычыбыз”,- диде Рәмис Хәялиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев