Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Гомумән, кеше турында хәтер яшәгәндә, аның исеме мәңге яшәячәк!

Әтием ягыннан бабам, Хәйретдинов Әбзәл Хәйретдин улы,1896 елда Олы Кайбыч авылында дөньяга аваз сала.

1939-1940 еллар аралыгында Фин сугышында була. Бу сугыш дүрт ай бара, аны әле "Кышкы сугыш"дип атыйлар. Бөек Ватан сугышы башлана. Бабам янәдән ил азатлыгы өчен көрәшкә китә. Күп кенә шәһәрләрне азат итүдә катнаша. Кызганыч, бабамны миңа күрергә насыйп булмады.

Мин аны медальләр тагып төшкән фотоларыннан гына күреп беләм. Икетуган абыем сөйләве буенча, ул, сугышның үзәгендә йөреп, уң кулының ике бармагын өздерә. Госпитальдә дәваланганнан соң авылга кайтарыла. Колхоз эшенә чыга, пекарняда сакчы, кибетләргә икмәк ташучы булып эшли, бал кортларын үрчетү белән дә шөгыльләнә. Әбзәл бабам уңган, чибәр кызны-әбием Рәхиләне яр итә. Алар өч кыз һәм ике ул үстерәләр, тагын ике балалары нарасый чагында гүр иясе була. Яу кырында алган җәрәхәтләре сиздереп тора һәм бабам 83 яшендә дөньядан китә. Утлар, сулар кичкән бабамны онытырга хакым юк! Гомумән, кеше турында хәтер яшәгәндә, аның исеме мәңге яшәячәк!

#МойГеройМояСемья
#Помнни_Героя_России #Помнигероя
#МинемГеройминемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев