Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Гыйнвар -Борындыкта юбилейлар ае. Алар арасында уңган савымчылар, "автобабай", колхозда, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр дә бар

Юбияларны Борындык авылы мәдәният йортында хөрмәтләделәр. Аларны котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та килде һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бик матур, җылы эчтәлекле очрашу булды ул. Гыйнвар башларында үзләренең олуг юбилейларын билгеләп үтүче авылдашлар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашты. Үзләренә күрсәтелгән шушы хөрмәт, игътибардан күңелләре булуы йөзләренә чыккан иде. Аларның барысы да, төрлесе төрле елларда, туган авылларын үстерү өчен армый-талмый эшләгән, яшьрәкләре әле дә эшләвен дәвам итә. Авылның иң өлкән кешесе Әминә апа Абдрахмановага да 95 яшь тулган.

Бу яшьтә, күңеле бик ашкынса да, халык арасына чыгып йөри алмый инде ул, шуңа да аны өенә барып котладылар. Ә менә гомере буе колхозда эшләгән Гөлфирә апа Сафиуллинага күз тимәсен, 80 яшь биреп булмый әле үзенә.

Сугыш чорында туган балаларга колхозның иң авыр йөген тартып барырга туры килгән, физик көч таләп ителгән эшләрне башкарганда ничек кенә авыр булмасын, зарланмаган алар. Иңенә ак шәлен салган көләч йөзле апа шулай искә алуларына рәхмәт әйтеп:
- Гомерем буе эшләдем, тормышым үкенерлек булмады,- диде.
Кызлары Әлфия белән Ләйсән дә әниләрен котларга кайткан иде. Башка юбилярларны да балалары, оныклары котлады.
Кайчан карама шат йөзле, шаяртып сөйләшергә яратучы җор телле Ринат Бикмуллинга да 70 яшь тулган икән. Рәмис Хәялиев юкка гына "автобабай" дип атамады үзен. Казанда олы яшьтәгеләр арасында үткәрелгән автоузышчылар ярышында да катнашкан актив абзый ул.
-Әтиебез озак еллар буена колхозда машина йөртте, пенсиягә фермада сарык караучы булып эшләгәндә чыкты,- диде Надеждино мәктәбе директоры булып эшләүче кызы Римма. - Биш бала тәрбияләп үстерделәр. Өчебез гаиләләре белән туган ягыбызда яши. Уллары Ранис гаиләсе белән Казанда төпләнде. Ә менә Зөһрәбез Америкада яши, төрек егете Бура белән гаилә кордылар да, шунда киттеләр. Әтиебез белән әниебезгә рәхмәтебез зур, алга таба да парлы тормышта яшәүләрен телибез.
Тәҗрибәле терлекчеләр һәм машина белән сыер саву осталары белән дан тоткан Борындык авылындагы ферма савымчысы Гөлзада Әхмәтҗановага да 55 яшь. 2015 елда “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исемгә лаек булган Гөлзада адресына да җылы сүзләр күп яңгырады.
- Савымчы булып эшли башлавыма 37 ел инде минем. Ирем Илдар белән өйләнешүебезгә 35 ел. Гомер уза, инде өч улыбыз да өйләнде, биш оныгыбыз бар,- диде ул.
Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов та хатирәләре белән уртаклашты:
-Әнием белән бергә эшләдегез бит, Гөлзада апа. Әни берәр җиргә китсә, мин сыерларын савырга барам, әмма тибә торган иң усал сыерларын син тыңлата идең.
"Күрше хакы- тәңре хакы", диләр бит. Күршесе Айрат та юбиляр адресына матур теләкләрен җиткерде. Ә менә Борындыкның тагын бер уңган савымчысы Әлфия апа Биктаһирова бәйрәмгә килә алмаган иде. Совет елларында ук III дәрәҗәдәге Хезмәт Даны ордены, агросәнәгать өлкәсен үстерүдәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Президенты Указы нигезендә 2014 елда Дан ордены белән бүләкләнгән савымчы хәзер лаеклы ялда, аңа 60 яшь тулды. Әлфия апа үзе булмаса да, Рәмис Рафисович аның турында да горурланып сөйләде. Алтмышка җиткән мәгариф ветераны Гөлфия Гарифуллина ничәмә-ничә буынга белем һәм тзрбия биргән мөхтәрәм укытучы. Ул да үзе тантанада юк иде. Әмма мәдәният йорты методисты Илсинә Хөснетдинова башкарган җырлар аңа да, башка юбилярларга да багышланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев