Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Иң яхшы комбайнчы – 2021” республика бәйгесе җиңүчеләре арасында Кайбыч комбайнчылар да бар

Агымдагы елның августында Татарстан Республикасында “Иң яхшы комбайнчы – 2021” конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге конкурс игенче һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, уңышны тиз һәм сыйфатлы итеп җыеып алу, шулай ук урып-җыю техникасы паркыннан нәтиҗәле файдалану максатыннан чыгып үткәрелә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика районнарыннан әлеге бәйгедә катнашкан 1218 комбайнчының 1081е бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырса, 137се бөртекле культураларны теземнәргә салуда эшләгән.
Министрлыкның быелгы бәйге комиссиясе республика буенча 235 җиңүчене билгеләгән. Монда иң күп суктыру һәм игеннәрне иң күп теземнәргә салу күрсәткечләре искә алынган.
Безнең районнан урып-җыю чорында иң югары күрсәткечләргә ирешкән дүрт комбайнчы – “Гөбенә” агрофирмасыннан Альберт Лазарев, Павел Горшков, “Алтын кырлар” агрофирмасыннан Дмитрий Мухин һәм “Родина” агрофирмасыннан Дмитрий Герасимов җиңүчеләр арасында. Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге комбанчыларны хезмәт җиңүләре белән котлап сертификатлар тапшырды.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев