Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Илгиз САБИРОВ, Кайбыч юл төзү, ремонтлау участогы җитәкчесе: “Безнең коллектив зур эшләргә сәләтле”

– Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм!

Безнең хезмәт катлаулы һәм җаваплы. Юл төзүчеләр алдына ел саен масштаблы бурычлар куела һәм без аларны уңышлы үтәп киләбез, төбәк юлларын норматив хәлгә китерүне дәвам итәбез. Авыл юллары төзелеше элеккечә безнең эшчәнлектә өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Юл төзү, ремонтлау участогы хезмәтчәннәре куәтле техника иярли, югары технологияләр, сыйфатлы чимал белән эш итә, замана белән бергә атлый. Яхшы юллар салу, гамәлдәгеләрен ремонтлап тору –Кайбычыбызның икътисади хәлен яхшырту, транспорт чыгымнарын киметү дигән сүз. Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннарына зур рәхмәт әйтәсем килә – нәкъ менә сезнең тәҗрибәгез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз нәтиҗәсендә без бүген куелган бурычларны уңышлы хәл итә алабыз. Коллективка киләчәктә дә нәтиҗәле эш һәм ныклы сәламәтлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев