Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы: "Ак юл сезгә, чыгарылышлар!"

Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы, РФ мәгариф профсоюзларының Татар­стандагы оешмасының Кайбыч­тагы бүлеге

– Кадерле чыгарылыш класс уку­чылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти- әниләр! “Соңгы кыңгырау” ул, урта мәктәпне тәмамлап, олы дөньяга юл алган егет-кызларга алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, сок­лангыч һәм авыр да булачагын искәртеп торучы хушлашу авазы. Чыгарылышлар! Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән котлыйм. Хәзер барыгыз да һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди сайлау алдында торасыз. Нинди генә өлкәне үз итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртак­лаш­кан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык ки­тер­мәссез дип уйлыйм. Мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй-хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын! Югары уку йортларына керергә те­ләү­челәрне алда имтиханнар көтә. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телим. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өй­рә­негез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз!
Хөрмәтле укытучылар! Сез сый­фатлы белем бирү, максатчан шәхес тәрбияләү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлисез. Укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, хөрмәтләрен тоеп яшәргә насыйп булсын. Балаларына, укытучыларга һәрьяклап ярдәм иткән әти- әниләргә дә җылы сүзләремне җиткерәсем килә.
Мәктәптә кыңгырау соңгы мәр­тәбә чыңласа да, олы юлга чакырган беренче кыңгырау ул. Ак юл сезгә, чыгарылышлар! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев