Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Илшат Гафуров, ТР Дәүләт Советы депутаты, КФУ ректоры, профессор: “Россия көне, Сабантуйлар котлы булсын, кайбычлылар!”

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы!

Сезне чын күңелемнән халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй һәм 12 июньдә билгеләп үтелүче Россия көне белән кайнар котлыйм.Үзенең тамыр лары белән ерак гасырларга барып тоташкан, шул ук вакытта мәңге яшь Сабан туе халкыбыз ның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе ул. Бу бәйрәмдә татар халкының күңел байлыгы, тарихи,мәдәни кыйммәтләргә хөрмәт белән каравы, үзара һәм төрле милләтләр арасындагы дуслыкны ныгытуга омтылышы ачык чагыла. Кайбыч җирендә туган ягын яратучы, үзләренең тырыш хезмәтләре белән зур эшләр башкарырга сәләтле, спортны, мәдәниятне үз итүче, милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләүче кешеләр яши. Россиядә халыклар, мәдәниятләр һәм диннәр бәйләнеше һәрвакыт нык булды. Әлеге тормыш рәвеше безне көчле һәм дөнья масштабында конкурентлы итә, суверен сәясәт алып барырга мөмкинлек бирә. Чирек гасырдан артык безнең илебез яңа тарихи шартларда үсә. Икътисад өлкәсендәге һәм җәмгыятьтәге уңай үзгәрешләр, илебезнең кодрәте ныгу Россиянең халыкара абруен күтәрә, киләчәккә ышаныч бирә. Ватандашларыбыз өчен бу – бик зур горурлык. Бәйрәмнәр котлы булсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тыныч көннәр, бәхет телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев