Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Исерек шоферларга көн бетә

Хокук бозучыларга нинди җәза биреләчәге турында язуны да кирәк дип саныйбыз. Бу штрафлар белән генә чикләнми, закон бозучыларга иректән мәхрүм ителү дә яный.

Татарстан машина йөртүчеләре исерек килеш руль артына ешрак утыра башлаган – моны дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары раслый. Саннар коточкыч – ел башыннан республикада 7,1 меңнән артык исерек килеш автомобиль белән идарә итү очрагы ачыкланган. Сәрхүш шоферлар руль артында ничә минут һәм хәтта сәгать үткәргән?
Исерек хәлдәге шоферлар юлдан баручы җәяү леләр, башка автомобильчеләр, өлкәннәр һәм балаларның тормышына, сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра. Моның ни дәрәҗәдә хәвефле булуы ЮХИДИ мәгълүматларында ачык күренә. Исерек шоферлар гаебе белән 78 юл-транспорт һәлакәте булган, 17 кешенең гомере фаҗигале төстә өзелгән, 111е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. “Исерек” сәфәрләр Татарстан гаиләләренә күпме кайгы-хәсрәт китергән – мондый статистиканы ЮХИДИ алып бармый.
Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары бу югалтулар турында даими яза. Проблема әле дә кискен тора, шуңа да әлеге теманы яктыртуны көчәйтергә булдык. Хокук бозучыларның нинди җәза алачагы турында язуны мәҗбүри дип саныйбыз. Әлеге хокук бозулар өчен штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә каралган.
Искәртеп узабыз, РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр хокуктан мәхрүм итү каралган. Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утырса, аны исерек килеш кабат машина йөрткән өчен җинаять җаваплылыгына тартачаклар. РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев