Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб агрономын Татарстан Президенты бүләкләде

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр¬лыгы коллегиясендә республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә саллы өлеш кертүчеләрне дә бүләкләделәр. Алар арасында Иске Чәчкаб авылында яшәүче агроном Ринат Гыйльманов та бар иде. Аңа “Татарстан Респуб-ликасының атказанган агрономы” дигән мактаулы исемне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Озак еллар буена туган ягы кырларында иген үстерүче Ринат Гайнан улы әлеге бүләкне күпьеллык хезмәтенә куелган лаеклы бәя дип саный. ТАССР үсешенә керткән өлеше зур аның. Олы Кайбыч урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, гади колхозчы булып башланган хезмәт юлы сок¬ланырлык. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, колхозда бераз эшли дә, Лаештагы авыл хуҗалыгы техникумының агрономнар әзерләү бүлегенә укырга керә. Дипломлы яшь белгеч “Правда” колхозына  эшкә кайта. Башта комплекслы бригада җитәкчесе булып эшли. Ә 1988 елның февраленнән аны колхозның баш агрономы итеп куялар. 47 еллык гомуми эш стажы булган Ринат Гыйльманов 45 ел дәвамында хуҗалыкның агрономия хезмәтен җитәкли.Үзен белемле, хезмәт сөючән, инициативалы агроном буларак таныта. Бөртекле, бөртек¬ле-кузаклы культуралар үстерүдән уңыш алу күрсәткечен елдан-ел арттыра бара. Терлек азыгы хәзерләү чорында хуҗалыкта ныклы азык базасы булдыру чараларын күрә.
Район җитәкчелеге аның тырыш хезмәтен тиешенчә бәяли. 2012 елда аңа Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән дә бүләкләнә.    
Үзенең төп эшеннән кала,  озак еллар дәвамында Иске Чәчкаб сайлау уча-стогының сайлау комиссия¬се рәисе дә булып торган. Әлеге хезмәте өчен ул ТР Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлауларны оештырудагы казанышлары өчен” дигән мактау билгесенә дә лаек булган.
Пенсиядә булуына да карамастан, әле бүген дә яраткан эшен дәвам итә. Белемле, хезмәт сөючән, гадел, ярдәмчел булуы белән хезмәт коллективында һәм авылдашлары арасында хөрмәт казана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев