Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына 95 яшь!

Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Хөсәеновка 95 яшь тулды!

Илебезгә тынычлык язы бүләк иткән ветеранны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өенә килеп котлады.

Ул Гарифҗан Әшрәфҗан улына Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медален, бүләкләрен тапшырды. Ветеранның сәламәтлеге белән кызыксынды.
Аны 1943 елның ноябрендә 18 яшендә хәрби комиссариатка чакырып, сугышка җибәрәләр. Татарстан Хәрби комиссариаты Мари АССРның өйрәнү лагерена, Суркала станциясенә озата. Шушы хәрби полкта үзе кебек яшь солдатлар белән бергә ачлык кичерә, газап чигә. Андагы җәһәннәм газабыннан 1943 елның декабрендә Мәскәүгә Кубинка станциясенә 45 нче танк-десанты частенә озаталар. Моннан декабрь ахырларында аны сугышның кайнар ноктасына җибәрәләр. Фашистлар белән беренче очрашуы 1944 елның гыйнвар башларында Ак Чиркәү шәһәре янында була. Гомель юнәлешенә таба һөҗүм итә башладык. Ләкин мин Гомельгә барып җитә алмадым. Фашист снаряды янымда гына шартлаудан күзләре күрми башлый. 1944 елның ахырларында бераз шәүләләр, яктылыкны тоя башлый. Аны озатып кайтучы белән туган авылына озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев