Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылындагы яңартылган мәдәният йортында зур концерт булды

Тамашачылар алдында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.

Ике автобуста килгән артистлар саны тамашачылардан да күбрәк булгандыр ул көнне. Оркестр, бию, җырлар – барысы да искитәрлек иде. Әлеге концерт яңартылган мәдәният йортлары булган авылларга хөкүмәттән ясалган зур бүләк. Артистлар арасында шушы ансамбльдә озак еллар дәвамында эшләүче Олы Кайбыч кызы Ләлә Мөбәрәкшина да бар иде. Талантлы кыз Роза һәм Мансур Җиһаншиннарның гаиләсендә тәрбияләнеп үскән. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев артистларга халкыбыз исеменнән тирән рәхмәтен белдерде.
Шушы авылда яшәүче Ләлә апа Әдиятуллина барлык концертларны да яратып карый икән.
– Яңа мәдәният йортында узган бу концертны аеруча яраттым. Шундый данлыклы ансамбльнең авылыбызга килүе барыбыз өчен дә зур шатлыкка әйләнде, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев