Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылының 100 яшьлек Әлмәндәре: ”Җиңү көнен зарыгып көтәм”

Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин янына һәр баруымда аны Әлмәндәр бабайга охшатып кайтам.

Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге Әлмәндәр карт образы аша яшәү мәгънәсенә тагын бер кат ничек төшенсәк, Чәчкаб бабае белән аралашканнан соң да шундый хисләр кичерәсең. Аның да йөзеннән нур чәчә, елмаеп, ипләп кенә сөйләшә, күпне күргән, мең дә берне белә, хәтере яхшы, юкка да зарланып утыра торганнардан түгел, шаяртып та ала, тормышны ярата. Бу якты дөньяларда бер гасырдан артык яшәүче Зиннәтулла бабайның язмышы халкыбызның үткәне, бүгенгесе белән тыгыз бәйләнгән.Узган ел 100 еллыгын билгеләп үткән ТАССРның чордашы ул.


Сугыш афәтләрен дә күргән, ике улын югалту хәсрәтен дә кичергән, биш бала табып үстергән хатыны Асия белән мәңгелеккә аерылышуына да 17 ел узып киткән. Хәзер ялгызы гына яши. Инде үзе дә җитмештән узган улы Шәүкәт Америкада төпләнеп калган, еш кайта алмый. Кызы Алсу Казанда, Илдусы Яшел Үзәндә гомер кичерә. Күршесендәге Фәридә ханым Абзалова аны үз әтиседәй карап-тәрбияләп тора, мунчасын да кертә.
-Кыш чыгарга Яшел Үзәндә яшәүче улым Илдус гаиләсенә китсәм дә, җәйгә авылымны шулкадәр сагынып кайтам. Шәһәр халкы үзгәргән шул инде хәзер, подъезд төбенә чыгып утырам, никадәр кеше, яшьләр, балалар керә-чыга дигәндәй, ник берсе исәнләшсен, телефоннары колакларына береккән диярсең. Бер-берең белән күзгә-күз карап аралашудан әнә шул телефон биздерде кешене. Ә туган авылмда капка төбемнән узып китүче һәркем, нихәл Зиннәтулла абзый, дип кул биреп күрешә, хәлләремне сораша.
-Иии, рәхәт тормышта яшибез дә соң! Моннан йөз ел элек үлгән бабайны бу тормышка кире кайтару мөмкинлеге булса, ул, шул йөз ел эчендәге үзгәрешләрне күреп, мин җирдәге җәннәткә эләктем бугай, дип исләре китәр иде. Чыннан да, яшәү шундый матур бит,- диде Зиннәтулла бабай.

“Син кая югалдың?”
- Мин, 101 нче яшь белән киткән бабай, бар күңелем белән 9 Май -Җиңү бәйрәмен көтәм. Фронтка кадәр үзебезнең авыл янында окоп казуда катнаштым. Бөек Ватан сугышы минем өчен Ржев шәһәреннән башланды. Курск дугасы, Белгорад, Харьков шәһәрләрен азат итүдә катнаштым. Каты яралангач, Харьковтагы госпитальдә биш ай дәваландым, аннары Уфага җибәрделәр. Бәхетемә, Казаннан килгән хирург эләкте.”Аякларыңа энә белән төрткәч, бераз сизә башлады, димәк, аякка басачаксың, хәрәкәт кирәк, өмет зурдан”,- диде врач. Ике шәфкать туташы, мине култыклап, һәркөнне икенче каттан өченче катка алып менә, алып төшә башлады. Бераздан, таякка таянып, әкренләп йөри башладым. 1944 елның 24 гыйнварында поезд белән Колаңгы станциясенә кадәр кайттым. Мине алты айга өйгә җибәргәннәр иде. Вакыты җиткәч, хәрби коммисариатка бардым, ләкин хирург Усанов тагын бер айсыз да юлга чыкмаска кушты. Яралар төзәлеп бетмәгән иде. “Үзебез чакырырбыз”, дип калган хәрби комиссар да мине тиз генә чакырмады. Сугыш та тәмамланды. “Син кая югалдың?” дип мине үзенә чакыртып 15 минут сүккән хәрби комиссар, икенче көнне чакыртып гафу үтенде. Аңлавымча, минем документлар тутырылган папканы югалтып, кире тапканнар булып чыкты. Хирург Усанов сугышка китүне бер айга кичектермәгән булса, минем алдагы язмышым ничек булган булыр иде, белмим.
Эшләп узды гомерем
Бар гомере тырыш хезмәттә узган Зиннәтулла Заһидуллинның. Район финанс бүлегендә эшләгәндә, Иске Чәчкаб авылыннан Олы Кайбычка кадәр һәр көнне алты чакрым араны җәяү йөргән. Район таркалгач, утыз елдан артык дәүләт салымнары буенча өлкән инспектор булган. Эштәге уңышлары һәм социалистик йөкләмәләрне үтәгән өчен ТАССР Финанслар министрлыгы һәм Дәүләт учреждениеләре профсоюзы хезмәткәрләренең Мактау кәгазенә дә лаек булган. Апаста да финанс бүлегендә эшләгән.ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин кул куйган Рәхмәт хатын да кадерләп саклый ул. Анда мондый юллар бар: ”Сезгә Татарстан Республикасының финанс хезмәтен үстерүдәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Сезне үз эшен яхшы белүче оста финансист, тирән белемле, хезмәт сөючән шәхес буларак беләләр.”

Йөз яше тулса да, сайлауларга үзе йөри

Әле дә хәтеремдә, Татарстан Президентынн сайлаган көнне сайлау комиссиясе әгъзалары аның өенә килгән иде. Без, журналистлар да, шунда. Әмма ветеран күңеле белән сайлау участогына үзе барырга җыенган икән. "Авылыбыздагы мәдәният йортын бик матур итеп ремонтлаганнар бит. Аны әле шушы көннәрдә генә ачтылар. Сайлау участогы да шунда булгач, мәдәният йортын да карап кайтмакчы идем. Үз аягымда йөргәндә, Президент кадәр Президентны өйдә сайлау минем кебек егетләргә бер дә дөрес булмас. Тагын биш елдан соң Президент сайлауларында катнаша аламмы әле мин, әллә юкмы!? Сугыш кырларында бүгенге матур тормыш өчен көршкән буын без. Алга таба да без алып кайткан Җиңүне саклагыз! Бүгенгебез шундый матур, аның кадерен белик", - диде ул, шат елмаеп.
Ветеранның теләгенә ничек каршы киләсең ди инде?! Аны машинага утыртып, сайлау участогына алып киттеләр. Зиннәтулла бабай, изге теләкләрен теләп, бюллетенен урнага салды. Әнә шундый тынгысыз җан ул. Җәмәгать эшләреннән беркайчан да читтә калмаган ул.

“Тәмәкнене дә, башкасын да инде күптән ташладым”
Озын гомерле булуын гел хәрәкәттә булуында, сәламәт яшәү рәвеше алып баруында күрә ул.
-Без яшь чакларда транспорт юк иде бит, авыллар арасын тәпи-тәпи атларга туры килде. Алты чакрым ераклыктагы Олы Кайбыч мәктәбенә дә җәяү йөреп укыдым. Җәяү йөрүнең файдасы күп диләр, ул чакта без аны уйламаган да инде.
– 1960 елга кадәр көненә икешәр кап тәмәке тарта идем. Ул чакта сатуда «Север» дигән папирос кына бар иде. Хәмере дә эчелгәндер инде. 1967 елда бик каты грипп белән авырдым, сулыш алуы да кыенлашты. Шулвакыт тәмәкене дә, башкасын да бөтенләйгә ташладым. Дин юлыннан киттем, намазга да бастым, пенсиягә чыккач, авылда имам да булып тордым. Озын гомерле булу дөрес тукланудан да килә. Хәзер кибеттә ни генә сатмыйлар. Айлар буена саклана торган пирогларның составына сәламәтлек өчен зыянлы кушылмалар булуы сүзсез дә аңлашыла, -ди Зиннәтулла бабай.
100 яшьлек аксакал начар гадәтләрне үз итмәскә, сәламәтлекнең кадерен белеп яшәргә чакыра.Теләге дә тормышка ашсын:Җиңү тантанасына күп калмады бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев