Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб мәктәбенә – 130 ел

ТАССРга –100 ел, Бөек Җиңүгә – 75 ел, Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзов авторлыгындагы кадерле “Әлифба” китабыбызга – 55 яшь, Иске Чәчкаб авылында беренче мәктәп оешуга 130 ел. Никадәр истәлекле вакыйга! Мәктәбебез юбилее уңаеннан зур тантана оештырдык.

Белем йортыбызны бәйрәмчә бизәдек. Татарстан флагы төсен тасфирлап шарлар элдек, төрле елларда укыткан укытучыларның, кичәге укучыларның, мәктәп тормышын сүрәтләгән кызыклы фотоларын барладык, видеолар төшердек. Күңелләргә якын җиз кыңгырау чыңы барлык кунакларны бәйрәм үтәсе залга чакыра. Юбилейны башлангыч сыйныф укучылары “Бәйрәм бүген” җыры белән башлап җибәрде. Алып баручылар архивтан алынган белешмәләр белән таныштырды. Бу белешмә үзгәрешсез китерелә: “В архивном фонде Народного комиссариата просвещения ТАССР в анкетах школ Свияжского кантона за 1921 год значится: Стар. Чечкабская школа, школа татарская, основана в 1890 году.” Менә шушы документ мәктәпнең 130 еллыгын билгеләп үтәргә тулы хокук бирде. 1921 елда анда 71 бала укыган, ә 1934 елда 94 укучы белем алган,  өч укытучы белем биргән.
Мәктәп  башта су буенда була, соңыннан зират тирәсенәрәк, бераздан авыл читенә күчерелә.
Мәктәпнең замана белән бергә атлап, төрле үзгәртеп корулардан читтә калмавы хронологиядә чагыла. 1918-1952 елларда ул башлангыч мәктәп, 1953-1961 елларда – җидееллык, 1961-1966 елларда сигезьеллык, 1966- 1970 елларда – дүрт еллык, 1970-1990 елларда – өч еллык башлангыч мәктәп булып тора. 1990 елда Иске Чәчкаб башлангыч мәктәбе яңа сулыш ала, тулы булмаган урта мәктәп булып оеша. 2011 елга кадәр урта мәктәп статусын ала, 2011 елдан бүгенгәчә төп белем бирүче мәктәп булып тора.
Мәктәпне төрле елларда җитәкләгән директорларны, барлык укытучыларны искә алдылар. Бәйрәмдә мөхтәрәм кунаклар да катнашты. 1950 елларда директор булып эшләгән Фәрит Абзал улы Абзалов хатирәләре белән уртаклашты:
– Мин бу мәктәп белән ун ел җитәкчелек иттем. Башта мәктәп агач бинада иде. Балалар күп булу сәбәпле, аңа өстәп, кирпечтән корылма ясарга туры килде.Үзебез утын әзерләдек, су ташыдык, кое да казыттык. Мәктәп тирәсенә агачлар утырттык. Авыл халкы тырыш иде, булышты. Ата-аналар өчен укытучы сүзе һәрвакыт өстен булды.
Кошман авылында яшәүче Фәрит Абзалович тормыш иптәше Нәсимә апа Абзалованың шигырьләр җыентыгын бүләк итте. Ул заманнарда белем алган укучылардан Җәвидә апа Газыймҗанова, Васыйл абый Шаһиәхмәтов Фәрит Абзаловичка рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм белән котлау өчен авылдашыбыз, бүгенге көндә КНИТУда белем бирүче,  химия фәннәре кандидаты, доцент Зөһрә Галимулла кызы Әхтәмова да кайткан иде. 
– Мин беренче укытучым Наҗия Хәйретдинованы һәрвакыт җылы хисләр белән искә алам. Иске Чәчкабтан булуым белән горурланам. Безнең университетта да авылым мәктәбен тәмамлаучылар укый. Аларның укулары белән кызыксынып торам.Тырышлар,университетны кызыл дипломга тәмамлаучылар да бар,” – диде ул, мәктәптә тәҗрибәләр үткәрү өчен “Химик җыелмасы” да бүләк итеп.
Физика һәм математика дәреслекләрен татарчага тәрҗемә итүче, “Мәгариф”, ә соңрак “Татарстан китап нәшриятында” 27 ел хезмәт куйган, редактор булып та эшләгән Ләлә Хәлил кызы Мөхәммәтҗанова да туган авылында узучы шушы бәйрәмдә катнаша алуына сөенүен белдерде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Ул мәктәпне нәтиҗәле эше белән котлады, алга таба уңышлар теләде. Мәктәпкә музыка аппаратурасына сертификат, укытучылар Алсу Гайнетдинова, Алия Галиуллина, Энҗе Гыйльманова, Лилия Хәйретдинова, Илнур Хәсәновка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова, котлау сүзләреннән соң, пешекче Сания Вәлиәхмәтова, хуҗалык мөдире Фрадия Габидуллина, укытучылар Алсу Мөхетдинова, Фәһимә Хәсәнова, Айрат Хәсәновны мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе белән бүләкләде. 2018 елгы чыгарылыш укучылары үзләренең котлауларын җыр аша җиткерде, юбилей торты да алардан иде. 
Бәйрәм чәй табыны артында истәлекләр, “Салават күпере” ансамбле кызлары чыгышлары белән бергә үрелеп барды. Халкыбызның гимнына әйләнгән “Туган тел”җырын барлык катнашучылар бергә башкарды. Мәктәп директоры Айдар Хәсәнов тантана кунакларына, бүләк тапшыручыларга олы рәхмәтен җиткерде.
Берничә буынны бергә җыеп, хатирәләрне барлау бездә җылы тәэсирләр калдырды.

Эльмира Хәсәнова,
Иске Чәчкаб мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X