Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкабның «Ак калфак» фольклор коллективы – Халыкара бәйге лауреаты

Казанда «Этномириада» Халыкара традицион сәнгать мәдәнияте бәйге-фестивале узды. Анда Иске Чәчкаб авылының «Ак калфак» фольклор коллективы да катнашты һәм «Фольклор ансамбльләр» номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Бу хакта безгә «Ак калфак»ның җитәкчесе, район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова хәбәр итте.

«Россия мәдәнияте» федераль максатчан программасы кысаларында ел саен үткәрелүче бәйгенең максаты – традицион мәдәниятне саклап калу һәм үстерү, яңа иҗади коллективларны, башкаручыларны, осталарны барлау. Быелгы «Этномириада»да Россиянең төрле төбәкләреннән 40тан артык ансамбль катнашкан. Иске Чәчкаб өлкәннәре анда балага исем кушу йоласын күрсәткән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X