Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкабта яшәүчеләр карабодай диңгезендә ничек йөзгән?

Районыбызда төбәк тарихын өйрәнү буенча күпкырлы эшләр башланып китте.

Максат – Кайбыч ягы, аның авылларының тарихын чагылдырган саллы гына китап бастырып чыгару. Эшнең башында Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм аның рәисе –тарих фәннәре докторы Альберт Борһанов тора. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 30 еллык юбилейны оештыру чаралары арасында иң зур эшләрнең берсе дип китап чыгаруны да атады. Март –булачак җыентыкка материаллар тапшыру ае дип билгеләнде.
Февраль ахырында үзебезнең төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены булып узды. Анда бик күп кеше катнашты. Ышанасы килә, инде һәрберебез җиң сызганып эшкә тотынды. Элек булганнарын искә төшереп, яңаларын эзләнеп, мәкаләләр, очерклар формасында әзерлек сызыгына бастыру сорала.
Эзләнү юнәлешләре күптөрле булырга мөмкин. Беренчедән, мөмкин кадәр борынгы тарих. Икенчедән, урта гасырлар тарихы. Монда инде ХIХ гасырга кадәрге чор күздә тотыла. Өченчедән, ХХ гасыр тарихы. Бу чор 100 ел гына тәшкил итсә дә, бик күп вакыйгаларны үз эченә алган. Чагыштырмача, яңа тарих санала. Дүртенчедән, өр-яңа тарих. Бу чорга ХХI гасыр башы белән бергә 1990 еллар керә. Белүебезчә, 1991 елда Кайбыч районы оешты. Димәк, бу еллар безгә үзенчә кадерле һәм әһәмиятле. Кәгазь битенә язып куймасак, соңгы чор вакыйгалары да онытылып юкка чыгарга мөмкин.
Кемдер, нәрсәгәдер тотынырга белмичә торса, мисалга кечкенә генә бер мәзәк, риваять тарихын ачып китәм. Без беребез дә зур галим түгел. Шулай да төбәк тарихын өйрәнергә, үзенчә аңлап, язып карарга һәр
 
кызыксынучан кешенең хокукы бар.
Безнең якта нәселләрне кушамат белән атау таралган. Нәсел тамгасы да булган. Тамга кай арада документ ролен үтәсә, кушамат аралашуны җиңеләйтү өчен кулланылган. Бүре, аю, кәҗә, сарык, үрдәк, тавык һәм башкага бәйле кушаматын әйтүгә, сүзнең кем турында барганлыгын күзаллап булган. Әлбәттә, кушамат белән үртәшкәннәр дә.
Кушамат кебек, авылларны аерымлау төсмере булганмы соң? Әйе, булган. Яшел Үзән районының мин туган Мамадыш-Әкил авылы кешеләрен "тере каз йолкучылар", дип, күзләрен дә ачырмыйлар иде. Иске Чәчкабта яши башлагач, "карабодайда йөзүче" булып киттем. Әйтергә кирәк, тегесе дә, монысы да үртәлдерә иде. Кемнәр соң ул карабодайда йөзүчеләр? Нинди нәселдән? Еллар дәвамында уйландым, җавап таба алмадым. Якташыбыз Кадыйр Галимов та, бөтен нәрсәне белеп тә, бу яктан төпле фикер әйтмәде. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәннән... Яшел Үзән районынан мәгърифәтче Каюм Насыйри, Шүширмә авылына терәлеп торган Наратлы авылыннан атаклы тарихчы Гайнетдин Әхмәров (1864-1911) чыккан. Тарихчы, татарлардан беренче булып, "Городище Япончика на реке Кубне"мәкаләсен язып калдырган. Каюм Насыйри кебек, русча да язган. Югыйсә, фәнгә, фәнни әдәбиятка үтеп керә алмауларын аңлап эш иткән бөек якташларыбыз.
Гайнетдин Әхмәровның иң зур язмаларының берсе – "О языке и народности мишарей". Ул үзе күп җирдә яшәгән, укыткан. Шул исәптән, Тәтеш шәһәрендә эшләгән чоры да билгеле. Бу язмада да шул вакытта ишеткән хәлне искә төшерә. "Мне пришлось видеть в г.Тетюшах, как молодой татарин-лавочник начал шутить над двумя мишарами-коновалами из Карсунского уезда, когда они вошли в лавку за покупкой. Лавочник, смеясь, начал рассказывать в их присутствии анекдот о том, как мишари, принимая полосу гречихи за море, стали раздеваться, чтобы переправиться через нее. Один из коновалов, недовольный шуткой молодого человека, сказал: "Иң элек тамагыңны мазила белән майла, анда боламык сыланган".
Гайнетдин Әхмәровның бу өзегендә ике кавемнең сөйләү стилендә булган аерма турында сүз бара.
Безгә килгәндә, тарих болай ачыла. Инде ХIХ гасырда үзен мишәр дип санамаган татар мишәрләрдән "карабодайда йөзүче" дип көлергә яраткан. Мисал өчен, монда Сембер өязе, Мордовия ягындагы Карсун турында сүз бара. Карсун кая да, Иске Чәчкаб кая? Ә бәлкем, бу риваять, карабодай тарихы безнең якларга да Мордовия ягыннан ияреп килгәндер? Бу минем шәхси фикер. Бәхәсләшергә дә мөмкин.
Кушамат тагу, үртәләү, мәзәкләшү мишәр кавеменә күбрәк хас. Әйткәнемчә, нәсел кушаматы зур мишәр авылында кешеләрне аерырга ярдәм иткән. Нәсел эчендәге "алма апа", "җиләк апа", "дәү абый"лар күпсанлы абый-апаларны аерырга булышкан. Аерым кешеләрдән, нәселләрдән башланган кушамат шаукымы авылларга гына җитми калмаган инде.

Рәмис Хәялиев,
Олы Кайбыч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев