Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкабтагы “Салават күпере” ансамбле оешуга ун ел тулды

Аларның чыгышларын беренче тапкыр, биш ел элек редакциягә эшкә килгәч, районкүләм чараларның берсендә күрдем. Барысы да сөйкемле, гөлләргә тиң кызлар сәхнә түрендә бии-бии җырлады. Костюмнары зәвыклы, хәрәкәтләре тигез, килешле, ә тавышлары.... Музыка өлкәсендәге белемнәрем белән мактана алмыйм, ләкин бу кызларның җырлавы тәннәрне чымырдатты. Димәк, җырны тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп башкаралар. Иске Чәчкаб мәктәбенең “Салават күпере” вокаль ансамбле солистлары булып чыкты алар. Быел әлеге ансамбль оешуга ун ел тулды. Үтелгән юллары, ирешкән уңышларына бергәләп күз салыйк әле.

Ун яшьлек бала гомере белән чагыштырсаң, бу әллә ни вакыт түгел дә кебек. Ләкин гади генә бер авыл мәктәбе ансамбле өчен истәлекле вакыйга. Шушы дистә ел эчендә ул үз йөзен, стилен, репертуарын, тамашачысын булдырган. Районкүләм, республика, Россия генә түгел, хәтта төбәкара конкурсларда никадәр җиңүләргә ирешелгән. Шул җиңүләрне яулау өчен күпме юллар үтелгән. Боларның барысының да артында җитәкчеләре Люция Габидуллина, аның тынгысыз һәм тырыш хезмәте ята. Балаларга 38 ел буена белем һәм тәрбия биреп, лаеклы ялга чыкса да, ул әле дә “Салават күпере”н җитәкләвен дәвам итә. Үзе булдырган, үсеше өчен күп көч куйган ансамбле якын, кадерле аңа.

 

Юл башы

– 2010 ел иде ул, башлангычларны укыткан чагым. Класста белем алган ун укучымның җидесе – кызлар. Яңа ел бәйрәменә “Минем үсәсем килә” дигән җыр өйрәнеп, шуның белән чыгыш ясадык, – дип, Люция Әгьзамовна ансамбльнең юл башы белән таныштыруны башлады. – Берәр ай үткәч, мәктәптән “Йолдызлык” фестиваленең район турында катнашырга тәкьдим иттеләр. Анда чыгыш ясап, зона турына уздык.

Ансамбль шулай оешып китә, ләкин исеме булмый. “Йолдызлык”ның зона турында җырлау өчен кирәк булгач, анысын да уйлап табалар.

– Аңа кадәр костюмнар булдырдык, – дип дәвам итте Люция Габидуллина. – Ул чагында әти-әниләр булышты. Кызларга матур күлмәкләр алдылар, ләкин алар төрле төстә иде. Шул аллы-гөлле күлмәкләрне күз уңында тотып, “Салават күпере” исемен сайладык.

Оешкан чагында ансамбльдә сигез кыз җырлаган. Дистә ел дәвамында аларның исәбе үзгәргән чаклар да булган: алтыга да калганнар, унга да җиткәннәр. Малайлар моңарчы җырламаган, быел гына икәү килеп кушылган.

Репертуарлары төрле – эстрада, балалар һәм халык җырларын башкаралар. Гел татарча гына җырлыйлар. Ансамбль җитәкчесе җырларны иң элек үзе сайлый да, аннары балалар һәм укытучы Энҗе апалары белән бергәләп тыңлыйлар икән. Тәүге тамашачылары – мәктәп коллективы. Беренче бәяне дә алар куя.

– Эшләү дәверендә мәктәп директоры Айдар Хәсәновның да, урынбасары Энҗе Гыйльманованың да ярдәмен күп тойдык. – диде Люция апа. – Алар икесе дә ун ел дәвамында безнең белән янәшә атлый. Айдар абыйлары җырларны тыңлап, төзәтмәләр кертә. Үземнең музыкаль белемем булмагач, икенче тавышны да ул куя. Ә Энҗе апалары ансамбльнең икенче җитәкчесе кебек. Үзем бара алмаганда балаларны конкурс-фестивальләргә ул җыеп алып чыгып китә иде.

Костюмнарга килгәндә, дистә ел эчендә кызларга дүрт комплект күлмәк тектергәннәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы Фатыйма Бикбова да, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова да төрле яклап ярдәм кулы сузган аларга.

 

Җиңүләрнең исәбе юк

Ансамбльнең уңышлары турында да язарга вәгьдә иткән идем. Ай-һай, аларны берничек тә бер мәкаләгә генә сыйдырып булмый. Соңгы өч елда сигезләп республика, төбәк һәм Россиякүләм бәйгеләрдә җиңү яулаганнар. Мәсәлән, “Мин яратам сине, Россия!” дигән Бөтенроссия конкурсында ике тапкыр катнашып, беренчесендә – өченче, икенчесендә икенче урынны алганнар. Шулай ук “Без бергә”, “Йолдызлык”, “Ватан”, “Калфаклы сандугач” бәйге һәм фестивальләрендә сәләтләрен сынаганнар. “Без кабызган утлар”, “Дулкыннар” бәйгеләрендә өч-дүрт ел рәттән катнашып, призлы урыннар алып кайтканнар. “Без кабызган утлар” конкурсының гран-при иясе дә булалар. Балалар өчен тормышка ашырылучы телевизион проектлардан да читтә калмыйлар. Кызларның зәңгәр экраннар аша “Җырлап татарча сөйләшергә өйрәнәбез”, “Җырлы-моңлы” балачак тапшыруларында чыгыш ясаганын хәтерлисездер дә әле. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Батырлар җыры” төбәкара бәйгесендә дипломант булалар. Ул елны “Салават күпере” вокаль ансамбле башкаруындагы “Бабам истәлекләре” һәм “Балалар тавышы” җырларын радиодан яңгыраталар. “Йолдызлык” фестиваленең район турында ел саен беренче, зона этабында призлы урыннар яулыйлар. Республика турында “Милли җәүһәрләрне саклаган өчен” номинациясендә махсус призга – музыкаль үзәккә ия булалар. 2018 елда “Урмай моңы” төбәкара бәйгесендә беренче урынны алып кайталар. Районкүләм һәм дистанцион конкурсларда да күп тапкырлар җиңү яулаганнар. Район үзәгендә оештырылган чараларда даими чыгыш ясыйлар, ә мәктәптәге бәйрәмнәр берсе дә алардан башка үтми.

– Әти-әниләр безне һәрвакыт аңлый, алтын бөртекләрен безгә ышанып юлга чыгарып җибәрәләр, – диде Люция апа. – Конкурсларда катнашканда төн уртасында кайтып җиткән чаклар да булды. Барысы да балалары өчен борчылып, аларны юлга чыгып каршы алалар.

Бу еллар юкка үтмәгән
Беренче составта җырлаган кызлар, мәктәпне тәмамлап, төрле уку йортларында белем алалар. Аларның кайберләре ансамбльдә хәтта 7-8 ел җырлаган.
– Бу еллар кызлар өчен дә юкка үтмәгән, – дип сөенә Люция апалары. – Ансамбльдә җырлап, алар якыннан аралаша, тәмам дуслашып бетәләр. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, чаяралар, осталыкларын арттыралар, яңа дуслар табалар. Тамашачылар алдында үз-үзләрен тотарга, кешеләр белән аралашырга өйрәнәләр. Башта кечкенәләргә олыраклары булыша. Алары үсеп җитеп, үзләре дә кечерәкләргә ярдәм итә башлый.
– Укучылар ансамбльгә эләгергә, анда җырларга атлыгып тора. “Салават күпере” мәктәбен узучыларда яңа җырлар өйрәнү, репетицияләр, чыгышлар, конкурслар һәм җиңүләр турында бик күп матур хатирәләр туплана, – диде Иске Чәчкаб мәктәбендә озак еллар музыкадан укыткан Резедә Хисамова. – Ансамбльнең уңышка ирешүенә, балаларның сәләтен ачуга җитәкчеләре – тырыш, максатчан, шат күңелле Люция Әгъзамовна күп көч куя. Барлык музыкант-педагогларга, үрнәк булып тора ул. Музыкаль белем булмаган килеш тә, шундый ансамбль оештырырга, зур уңышлар яулап булуын үз мисалында күрсәтте. “Салават күпере” алга таба да яшәсен, озын гомерле булсын иде!
Ансамбльдән чыгып киткәч тә, укучылар сәхнәдән төшмиләр. Солист буларак чыгыш ясый башлыйлар. Мәсәлән, Адилә Гаттарова – югары уку йорты студенты, чараларда катнашырга тәкьдим иткәч, бик теләп җырлый. Солист буларак, Ләлә һәм Илгизә Хөсәеновалар, Ралинә һәм Мәрьям Әдиятуллиналар бик матур җырлыйлар.
“Салават күпере” ансамбле – безнең өчен кечкенә музыкаль гаилә, – ди беренче составта җырлаган Ләлә белән Илгизә. – Төрле яшьтә булуыбызга карамастан, ул, тавышларыбызны ачып, яңа үрләр яуларга, килеп чыккан кыенлыкларны үтәргә, тырыш, максатчан булып үсәргә ярдәм итте. Авыл мәктәбендә җырларга өйрәнсәк тә, без музыка мәктәпләре укучылары арасында да уңышларга ирешә идек. Балачак елларының бер өлеше күңелебезгә якын булган дусларыбыз, укытучыларыбыз белән «гастрольләрдә» катнашып, конкурс-фестивальләрдә йөреп узды. Без шуның белән дә бик бәхетле.
Гөлчәчәк Газыймҗанова да ансамбльнең беренче карлыгачы.
– «Салават күпере» минем өчен таныш булмаган дөнья, мөмкинлекләр ачты, – ди ул. – Анда җиде ел җырладым. Дәресләр тәмамлангач, яңа җырлар өйрәнергә кала идек. Өйрәнгәндә елап беткән чаклар да булгалады. Шулай да әлеге еллар – балачакның иң гүзәл мизгелләре. Люция Әгъзамовна безне үз балалары кебек күрде, вакытын кызганмады, төркемдә эшләргә өйрәтте.
Ун ел эчендә нинди генә җырлар өйрәнмәгән алар. Тик нигәдер, “Салават күпере” ансамбле диюгә, аларның “Күңелле сәяхәт” җыры искә төшә. Андагы “Күңелле сәяхәткә әйдә син дә, син дә!” дигән юлларда бәхетле балачак хисләре дә, балалар шатлыгы да, ныклы дуслык мотивлары да яңгырый сыман. Балалар җыры тынмасын, барасы юлларың озын, һәр сәяхәтең шулай күңелле булсын, “Салават күпере”!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев