Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб авылында яшәүче 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны сайлауда катнашты

Районыбызның иң өлкән кешесе – Иске Чәчкаб авылында яшәүче сугыш ветераны, ТАССР яшьтәше Зиннәт Заһидулин бүген РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

Әле йөз яшенә кадәр сайлау участогына барып сайлаган Зиннәтулла бабай быел да күңеле белән сайлауга үзе бармакчы иде. Әмма әле шушы көннәрдә генә аны Финансистлар көне белән котлап киткән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин быел өендә генә сайларга тәкъдим итте. Чөнки коронавирус дигән афәт безнең арадан әле беркая да китмәгән, халык күп йөрүче урыннарда чир йоктыру куркынычы зур.
Бөек Ватан сугышының бар авырлыкларын үз күзләре белән күргән, илгә Җиңү алып кайткан, озак еллар буена финанс өлкәсендә эшләгән Зиннәт Заһидуллин сайлатырга килүчеләрне капка төбендә үк каршы алды. Үз тавышын биргәч, теләкләрен дә җиткерде.
-Ил халкының бердәмлеге белән генә без Җиңү яулый алдык. Төрле милләт кешеләре бердәм булып яуга күтәрелде. Сугыш кырларында бүгенге матур тормыш өчен көршкән буын без. Алга таба да без алып кайткан җиңүне саклагыз! Бүгенгебез шундый матур, аның кадерен белик", - диде ул, шат елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X