Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкабта яшәүче лаеклы ялдагы укытучы Илһам Шакиров белән бер самолетта Кырымга очкан

Иске Чәчкаб авылында яшәүче Фирдания Гыйльмановага, җырчының концертларына барып кына калмыйча, аның белән бер самолетта очарга да насыйп була. Фирдания ханым үзе бу турыда менә ниләр сөйләде.

- 1979 елның 15 сентябре иде, минем 27 яшьлек чагым. Бу көнне «Казан» Халыкара аэропорты ачылды. Шуңамы икән, үзебезнең самолетны бик озак көттек. Шул чагында урамда Илһам абыйны күрдем. Ул да безнең белән бер самолетта Кырымга очты. Урыннарыбыз да бер тирәдә туры килде, - диде Фирдания Гыйльманова. - Илһам Шакиров Россиянең һәм Советлар Союзының бик күп шәһәрләрендә, союздаш республикаларда, чит илләрдә дә гастрольләрдә булган. Бәлки Кырымга концертлар белән баруы булгандыр. Чөнки анда да милләттәшләребез яши бит. Гомумән, татарлар булган һәр төбәктә аны белгәннәр, гастрольләрен көтеп алганнардыр, мөгаен. Кайсы елны икәнен төгәл хәтерләмим, Олы Кайбычтагы концертына да барган идек. Казандагы концертында да булдык. Ә икенче бер чарага ул безнең кебек тамашачы буларак килгән иде, бездән алдагы рәттә генә утырды. Илһам аганың пластинкаларын да яратып тыңладык. Аның тавышына сокланмаган, иҗатын яратмаган кеше юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X