Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Тәрбит авыл җирлеге вәкилләре Буадагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче авылдашларының хәлен белде

Һәркемгә үз өендә, якыннары янәшәсендә картаерга язсын иде дә бит. Юк шул. Арабызда гомер көзен картлар йортында каршы алучылар да бар. Яшәгән урыннары яхшы булса да, андагы уңайлыклар өй җылысын алыштыра алмый инде.

Шуңа да туган якларыннан хәбәр килсә, кем дә булса хәлен белсә, уртак йортта гомер кичерүче өлкәннәр күңелләре белән гомер иткән нигезләренә кайтып килгәндәй була. 
Иске Тәрбиттә яшәгән Николай Тюканов та менә инде дүртенче елын Буадагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында уздыра. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында авылдашлары – авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев, мәдәният йорты методисты Любовь Тимофеева, китапханәче Лариса Васильева аның хәлен белеп кайтты. 
- Иске Тәрбиттә яшәгәндә, Николай абый китапханәгә еш килә, китап укырга ярата иде. Ул әле дә шундый актив икән. Шашка-шахмат турнирларында катнашып, гел призлы урыннар гына яулый, башка бәйге-ярышларга да теләп кушыла. Авылдашыбыз интернат-йорттагы шартлардан канәгать булуын белдерде, монда яхшы карыйлар, диде. Биредә ул үзенең насыйп ярын да тапкан, тормыш иптәше белән икесе аерым бүлмәдә яшиләр. Безнең килүебезгә бик куанды, - дип хәбәр итте редакциягә Любовь Тимофеева. 
Федоровскоедагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына барып, якташларының хәлен белүче авыл җирлекләре вәкилләре дә булды. Бу игелекле гамәлгә аларның туган-тумачасы, дус-ишләре, гомумән, башка авылдашлары да кушылса, ничек яхшы булыр иде. Өлкәннәр туган як һавасын сулаган кебек булыр иде. Тагын бер кат күз алдыннан үткәреп карыйк әле, арабызда андыйлар юк микән? Кем әйткәндәй, аздан да күңел була диләр, әби-бабайларга очрашу шатлыгы бүләк итәргә ашыгыйк. Теге яки бу бәйрәмне көтәргә дә кирәкми, интернат-йортларның ишеге һәр көнне ачык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев