Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Тәрбит мәктәбенең укытучысы бәйгедә җиңде

Узган ел ахырында Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету буенча «Минем Татарстан – 2020/21» вики-марафоны булган иде.

Бәйгенең төп максаты – республикабызның географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм башка чынбарлыгы турында яңа мәкаләләр булдыру. Катнашучыларның яше Викимедиа проектларында катнашу тәҗрибәсе, торган җире яки төбәге буенча чикләнмәде.
Призлар фонды – 200 000 сум – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тәкъдим ителде. Бәйгене дә шушы комиссия оештырды. «Минем Татарстан»га кимендә дүрт квалификацион мәкалә язган һәр кулланучы приз фондының бер өлешенә ия булырга хокуклы. Мәкаләләр туплаган баллар нигезендә билгеләнде.
– Район мәгариф бүлегеннән нигезләмә килеп төшкәч, телевизордан һәр көнне игълан ителгәч, анда мин дә катнашырга булдым, – диде Иске Тәрбит мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Васильева. – Мәкаләләр әдәби телнең белешмә-энциклопедик стиле нормаларына туры килергә, кимендә 200 сүз һәм 2500 байттан торырга тиеш иде. Мин бәйгедә Википедияне Кайбыч ягы мәдәниятенә (Кайбыч ягы музее, Иске Тәрбит мәктәбе музее), тарихына (Камыллы авылы, Иске Тәрбиттәге часовня), аның билгеле шәхесләренә (Альберт Рәхмәтуллин, Рәмис Хәялиев, Лидия Әхмәтова һ.б) багышланган мәкаләләр белән баету максатында катнаштым һәм диплом, призга ия булдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев