Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Тәрбиттә халык җыены

Күптәнге традиция буенча, һәр елны гыйнвар аенда авыл җирлекләрендә җыеннар уза.

Елга бер тапкыр узучы бу җыенда еллык эшчәнлеккә йомгак ясала, яңа башланган елга бурычлар билгелиләр, җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне хәл итү юлларын бергәләп хәл итәләр. Авыл җирлекләрендә узучы барлык җыеннарда да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, полиция хезмәткәрләре, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнаша.
Иске Тәрбит авыл җирлегендә узган халык җыенында ел дәвамында нәтиҗәле эшләүләре ачык күренде. Альберт Рәхмәтуллин, эшчәнлекләренә уңай бәя биреп, район тормышы турында сөйләде, авыл халкының сорауларына җавап бирде. Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбенә быел капиталь ремонт үткәрелүе турындагы шатлыклы хәбәрен дә җиткерде. Бу мәктәп 2003 елда ачылды һәм аны ачу тантанасында әле шушы көннәрдә генә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев та катнашты.
Авылларның социаль йөзен үзгәртүдә дәүләт программаларының ярдә ме бәяләп бетергесез зур.
– Үзара салым акчасын җыюда да авылдашлар активлык күрсәтә. Бу программа гамәлгә кергән җиде ел эчендә халыктан 2 миллион 275 мең сум акча җыелды, шуңа республика 9 миллион 100 мең сум акча өстәп бирде. Алты ел эчендә авыл җирлегенә 11 миллион 375 мең сум акча керде, – диде җирлек башлыгы Виталий Тимофеев.
2021 ел өчен каралган 1 миллион 250 мең сум күләмендәге үзара салым акчасына Иске Тәрбиттәге Күл, К.Маркс урамнарына вак таштан юл салынган, суүткәргечне ремонтлаганнар, лицензия алганнар, урамнарны кардан чистартканнар, зиратка яңа капка ясаганнар, урам яктырткычларын ремонтларга автоматлар, таймерлар сатып алганнар. Сорвылда һәм Камыллыда вак ташлы юллар салынган. Юллар үзара салым акчасына гына түгел, республика программасы (Совет урамындагы 140 метр озынлыктагы асфальт җәелгән юл ремонты ике миллион сумнан артыграк бәягә төшкән) һәм муниципаль юллар фонды буенча да төзелгән. Соңгысы буенча, Казан һәм Островский урамнарына вак таштан юл салынган, ул 3 миллион 140 мең сумга төшкән. 2022 елда да бу эш дәвам итә. Соравылда Киров һәм Күл, Иске Тәрбиттә Үзәк һәм Киров урамнарында вакташ юл салына. Урамнарны яктырту турындагы республика программасы буенча Соравылда ун светоид лампа куелган.
Авыл җирлегендә суүткәргечләрнең озынлыгыун чакрымнан артып китә. Аның өчтән бер өлешенә ремонт кирәк. Узган ел ул өч тапкыр эштән чыккан.
Бу җирлектә дә шәхси хуҗалыкларны үстерүнең авыл халкының тормышын яхшыртуга китерүен аңлап яшиләр. Җирлектә 234 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 86сы – сыер лар. Александр Егоров, Лариса Петухова – алтышар, өч кеше – өчәр, 16сы икешәр сыер асрый. Сөтне дәүләткә сатып, алар табыш ала, ит, бал сатучылар да бар. Сыер, ат, кәҗә тотучыларга, ветеринария хезмәте өчен түләгәнгә хөкүмәттән 281 800 сум күләмендә субсидия кайтарылган.
Җирлектә былтыр ике бала тууы, 11 кешенең вафат булуы демографик хәлнең начар булуын күрсәтә. Шул ук вакытта биш гаилә яңа йортларда яши башлаган. Аларның өчесе – Иске Тәрбиттә, берсе – Соравылда, тагын берсе – Камыллыда.
Мәктәп директоры Артур Акрымов чыгышыннан күренгәнчә, уку-укыту, укучыларга тәрбия бирү эшләре яхшы куелган. Фельдшер Лариса Васильева коронавируска каршы вакцина ясату, профилактик юнәлештәге эшчәнлеге турында сөйләде, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклегенә басым ясады.
Җыенның сораулар бирү өлешендә Соравылдан Геннадий Михайлов Ырым елгасы аша яңа асылмалы күпер төзү, авыл янындагы юлга тукталыш павильоны кую, авылны иске агачлардан чистарту, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары хөрмәтенә куелган һәйкәл янына артиллерия коралы урнаштыру турындагы фикерләрен җиткерде. Җыенда катнашучылар Чабаксар һәм Казан шәһәрләренә автобус маршрутлары туктатылуына борчылуларын белдерде.
Соравылда тракторчы булып эшләгән Валерьян Сурнаев, Петр Ефремов, фельдшер Нина Сидорова, Иске Тәрбиттән машина йөртүче Михаил Иванов, савымчы булып эшләгән Галина Тякмякова, фельдшер Лариса Васильева Кайбычның 30 еллыгы медаленә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев