Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Тәрбиттә митинг Советлар Союзы Герое һәйкәле янында узды

Иске Тәрбит авылындагы күп функцияле үзәк белән янәшә салынган һәйкәл янында иртәдән үк җанлылык сизелә иде.

Мәктәп укучыларыннан, яшь армиячеләрдән торган “Үлемсез полк” авылның барлык урамнарын әйләнеп үтте. 
Советлар Союзы Герое Михаил Кузьмич Кузьмин бюсты урнаштырылган һәйкәл янында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм митингы башланды. Бәйрәм тантанасын 10 класс укучылары Диана Петухова белән Анжелика Якимова алып барды. 
Авыл халкын, кайткан кунакларны мәктәп директоры Артур Акрымов, авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак- коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов бәйрәм белән котлады. Фирдүс Шәрип улы тәрбитлеләргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бәйрәм котлавын ирештерде, 9 класс укучысы Даниил Владимировка өченче дәрәҗәдәге “Яшь армиячеләр батырлыгы” күкрәк билгесен тапшырды. Митингта мәктәп укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады, һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр салдылар. Иртәдән үк яшь армиячеләр һәйкәл янында сакта тордылар. Соңыннан тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары бәйрәмне мул табын артында дәвам иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X