Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Тәрбиттән комсомол Анатолий: «Мәктәпне тәмамлаган яшьләр өчен дә оешма булсын иде»

Йөз еллык тарихы булган комсомол хәрәкәте үз сафларында ничәмә- ничә буын яшләрне тәрбияләде. Бүгенгедәй хәтеремдә, узган гасырның 1977 елында, чатнама салкын декабрь аенда безне комсомол оешмасы сафларына кабул иттеләр. Шул вакытта кулыма алган комсомол билетын хәзер дә яшьлегем хатирәсе итеп саклыйм.

Ленин комсомолының йөз еллыгы алды көннәрендә районыбызның элекке елларындагы иң актив комсомолларын барлыйбыз. Без күптән түгел шундыйларның берсе – Иске Тәрбит авылында яшәүче комсомол ветераны Анатолий Иванов белән очраштык. Авыл халкы өчен “Комсомол Анатолий” ул. Кушаматы шундый.
– Безнең комсомол тормышы 1972 елда Апас районы комсомол комитетында шушы оешма сафларына алынгач башланды. Комсомол әгъзасы буларак, мәктәп тормышында актив катнаштык. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәрендәге төзелеш училищесында төзүче һөнәрен үзләштергәндә дә җәмәгать эшләренең үзәгендә кайнадык. Совет Армиясе сафларында Мәскәү шәһәрендә төзелеш батальонында хезмәт иткәндә дә шулай. Хәрби бурычымны үтәп кайткач, 1980 елның декабрендә мине җиде авылны үз эченә алган “Восход” колхозының спорт буенча инструкторы, шул ук вакытта комсомол секретаре итеп куйдылар, – диде Анатолий Валерьянович. – Яшьләр бик күп, барлыгы 200 дән артык комсомол әгъзасы бар иде. Колхозның һәр бригадасында үз комсомол секретаре. Без алар белән бергә яшьләрнең тормышын тагын да күңеллерәк, буш вакытларын файдалырак үткәрүләре өчен тырыштык. Концертлар куйганда клуб хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары белән бергәләп эшләдек. Әйтик, 23 февральдә Совет Армиясе көне уңаеннан авылдашыбыз, Советлар Союзы Герое Михаил Кузьмич Кузьмин кубогына чаңгы ярышлары үткәрдек. Армиягә китүчеләр өчен уздырылган озату кичәләре, егетләргә истәлекле бүләкләр тапшыруларыбыз һаман да истә. Бу вакытта колхоз рәисе булып Таһир Ибраһимов эшләде. Николай Томлеев партия оешмасы секретаре иде. Алар комсомол оешмасына спорт җиһазлары алырга, төрле спорт ярышлары үткәрергә гел акчалата ярдәм итте. Комсомол тормышында дүрт ел кайнагач, мине 1984 елда колхозның профсоюз комитеты рәисе итеп куйдылар. Миннән соң комсомол секретаре эшен Соравыл авылыннан Геннадий Михайлов дәвам итте. Аның белән бергә ярдәмләшеп эшләдек.
Ныклы тылың булганда гына хезмәттә уңышларга ирешергә мөмкин. Комсомол Анатолий Валерьянович 1981 елда Раиса белән гаилә корган. Тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Людмила кооператив институтын тәмамлап, шәһәрдә эшкә калган, гаиләсе бар, өч бала үстерә. Уллары Руслан элемтә техникумы, аннан соң институты тәмамлаган. Хәзерге вакытта Төркиядә эшли. Төпчекләре Анастасия да кооператив институты тәмамлаган, хәзерге вакытта гаиләсе белән Мәлки авылында яши, икенче баласы белән декрет ялында.
– Яшьлек елларын, комсомол тормышын еш искә алам. Ул чорда комсомол оешмасы булуы яшьләр тормышын кызыклы, файдалы итеп үткәрергә, алар арасында тәртип саклар өчен бер корал булып тора иде. Соңгы вакытта мәктәпләргә “Яшь армиячеләр” хәрәкәте кертелде, ә мәктәптән соң яшьләр оешмасы булса, әйбәт булыр иде, – ди комсомол Анатолий.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, күптән түгел Анатолий Валерьянович Иванов үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туганнары, дуслары котлауларына без дә кушылабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев