Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның данлыклы "Авыл денс" балалар бию коллективы ТР Президентының зур бүләгенә лаек булды

Үзенең оста биючеләре белән дан тоткан «Авыл-дэнс» балалар бию коллективы “Татарстан –уртак йортыбыз” фестиваленең гала-концертында уңышлы чыгыш ясады. Халыкара бердәмлек көнендә Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган бу фестивальдән алар зур бүләк белән кайтты.

Бердәмлекне, халыклар дуслыгын ныгыту максатындагы бу иҗади фестивальдә үз зоналарында җиңү яулаган һәм иң яхшылары дип табылган кырык сәнгать коллективы чыгыш ясады. Безнең “Йолдызлык” фестивалендә ел саен рес­публика күләмендә җиңү арты җиңү яулаучы,оста биюләре белән Кырымга, Төркиягә кадәр барып җиткән «Авыл-дэнс» егет-кызлары анда «Эх, гомер итәбез!» бию­ен башкарды. Бу бию татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыручы иң яхшы номер дип табылды. Җитәкчеләре – район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова, хореографлары – Татарстанның атказанган артисты Алгиз Фәйзуллин кул астында шөгыльләнүче балалар чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Безнең хореография коллективы Татарстан Рес­публикасы Президенты исеменнән бирелгән 400 мең сумлык сертификатка лаек булды. Әлеге зур бүләкне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рамилә Әбләзовага опера һәм балет театры сәхнәсе түрендә тапшырды.
Бу тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, яшь бию­челәрнең әти-әниләре дә катнашты.
Россиянең күпмилләтле халкы өчен дуслык – лозунг түгел, ә тормыш принцибы. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең «Татарстан – уртак йортыбыз» фестивалендә катнашучыларга мөрәҗәгатендә әйтте.  Мөрәҗәгатьне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында укыды.
«Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм. Бу бәйрәм – илебезнең бөек үткәненә хөрмәт, аның күпмилләтле халкының иҗади хезмәтенә хөрмәт күрсәтү, аның каһарманлыгы һәм рухи көче теләсә нинди кыенлыкларны җиңүне һәм цивилизацион үсешне тәэмин итә. «Кош канаты белән, ә кеше дуслык белән көчле», дигән татар мәкале бар», — диелгән Татарстан Президенты текстында.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, нәкъ менә Халыклар бердәмлеге көнендә «Безнең йорт  –Татарстан» республика этномәдәни фестиваленә йомгак ясала. «Һәр этносның мәдәния­те, теле, традицияләре барыбызга да якын. Бу күпмилләтле иҗатта якты чагылыш таба. Фестиваль без ия булган кыйммәтле уникаль мирасны тәгаенли»,  – дигән ул.
ТР Президенты Татарстанда традицион культураларны саклауга, халык бәйрәмнәрен уздыруга, милли телләрдә китаплар, газета һәм журналлар чыгаруга, этник туризмны үстерүгә, граждан җәмгыяте институтлары һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелә дигән. «Мондый эш һәрвакыт безнең эшчәнлектә мөһим өстенлек булды һәм булачак»,  –диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык респуб­ликаның динамик социаль-икътисади үсешенә ярдәм итә.
«Татарстан киләчәктә югары казанышлар һәм киләчәккә омтылыш белән ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы ала. Бу күп буыннарның, татарстанлыларның күп милләтле гаиләләренең хезмәт нәтиҗәсе, – дип йомгаклады ул. - Фестивальнең барлык катнашучыларына энтузиазм, туган мәдәнияткә мәхәббәт һәм аны популярлаштыруга өлеш кертүләре өчен рәхмәт».
«Татарстан – уртак йортыбыз» республика этномәдәни фестивале 2012 елдан халык­ларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан баету өчен уздырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев