Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кадер кичәсе якынлаша

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Быел без бәйрәм буларак Кадер кичәсен 10 июньдә, кояш баеганнан алып, таң беленүгә чаклы бәйрәм итәбез. Гает намазы 15 июньдә 3 сәгать 30 минутта укыла. Фитра сәдакасы 100 сум, зәкәт нисабы 210 мең сум, фидия сәдакасы 200 сумны тәшкил итә.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең хатыны Гаишә радыйаллаһу гәнһә тапшыра: «Рамазан аеның соңгы ун көненә кергәч, пәйгамбәребез төннәрен гыйбәдәттә үткәрде, гаиләсен уятты һәм изәрен (чалбарын) катырак бәйләп, гыйбәдәттә аеруча зур тырышлык күрсәтте» (Сахих Бухари). 
Рамазан аеның соңгы ун төне башка төннәрдән, кадерле вә әҗерле, фазыйләтле Кадер кичәсе булуы белән аерылып торудан гыйбарәт. Раббыбыз үзенең Китабында Кадер кичәсе турында аерым бер сүрә дә иңдергән: «Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббыңның рөхсәте илә,  Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр». Раббыбыз Коръәнне Кадер кичәсендә Ләүхүл мәхфүздән алып дөнья күгенә иңдерде». Соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерде, ди. 
Мең ай ул 83 елдан да артык бит. Бу бер кичәдә 83 елдан да күбрәк гыйбадәт кылу әҗере бирелә. Кадер төне тынычлык, иминлек кичәседер. Җир йөзенә килгән фәрештәләр иминлек,тынычлык белән киләләр. Алар күбрәк гыйбадәт кылучылар белән бергә булырлар. Ул кичәдә шайтан да үзенең мәкерлеген кыла алмас. Гайшә анабыз Пәйгамбәребездән сорады: «Йә рәсүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?” – диде. Рәсүлебез әйтте: «Аллаһүммә иннәкә гафуун түхиббүл гафвә фәгъфу ганни. (Әй Аллам, Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың – гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка), – дип дога кыл»,  диде. 

Дамир Гыйниятуллин, 
Кайбыч районы мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кадер кичәсе якынлаша