Кайбыч балалар үзәк китапханәсендә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан якташыбыз белән очрашу узды
Һәр чорның үз каһарманнары була. Бүген алар — махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы батыр ир-егетләребез.
Илебез сагына басып, үз бурычларын намус белән үтиләр. Балаларга патриотик тәрбияне нәкъ алар үрнәгендә бирү мөһим. Шуны күз уңында тотып, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы Зөлфәт Гатиятуллинны балалар үзәк китапханәсенә «Ватанның тугры уллары» дигән патриотик чарага чакырдык.
Анда Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар килде.
Шушы араларда Зөлфәт Гатиятуллин туган авылы Кошманда кыска вакытлы ялда булды. Батыр сугышчы 2022 елда махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә, соңрак, хәрби килешү төзеп, илебезне дошманнардан саклавын дәвам итә. Ул Ватан алдындагы изге бурычын зур тырышлык һәм намус белән үти.
Зөлфәт — нык ихтыяр көчле, җаваплы, искиткеч тәҗрибәле, иң мөһиме — авырлыклар алдында югалып калмаучы, тәвәккәл, җитез, батыр сугышчы исеменә лаек булган ир-егет. Йөзенә күтәрелеп карасаң, күзләрендә яшәү көче, Ватанга, туган якка мәхәббәт, бераз гына моңсулык та сизелә, ә күкрәгендә сугышчан батырлыклары өчен бирелгән медальләре балкый.
Батыр сугышчы сүзен махсус хәрби операция башлану тарихыннан башлады, Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Очрашу барышында сугышчан вәзгыять, шулай ук армиядә хезмәт итүнең кирәклеге, Ватанны ярату, аңа хезмәт итү бурычын үтәү, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге, хезмәттәшләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде. Аның авырлыкларны җиңү турындагы ихлас сүзләре һәрберебездә кызыксыну һәм хөрмәт уятты.
Дүрт ел буена хәрби бурычын үтәүче Зөлфәт безгә үзенең батырлыклары турында сөйләде. Җирле халыкны ничек коткарулары, сугыш кырында күргән авырлыклары турында сөйләгәндә, күзләргә яшьләр тулды.
Сораулар күп: яшәү шартлары, хәрбиләрнең бер-берсенә ярдәм итүләре, буш вакытларын ничек үткәрүләре, туган якны һәм туганнарны сагыну авырлыкларын җиңүләре — барысын да беләсе килә.
Әңгәмәдә солдатларга тылдан килгән ярдәм турында да сүз булды. Укучыларның, якташларының җылы сүзләре язылган хатлары, туган якларыннан килгән посылкалар хәрбиләрнең күңелен җылыта, сугышчан рухын күтәрә. Бу бик мөһим һәм кирәкле гамәл. Зөлфәт Гатиятуллин махсус хәрби операция зонасындагы егетләр өчен гуманитар ярдәм җыючыларга рәхмәтен белдерде. «Халык ярдәме безгә ныклы терәк булып тора. Шулай бергә һәм бердәм булганда, без җиңәрбез!» — диде ул.
Районның ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина батыр якташыбызга һәм яу кырындагы барлык ир-егетләребезгә сәламәтлек, уңышлар, тынычлык, тизрәк җиңү белән кайтуларын теләде: «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Алар — безнең Ватаныбызның үрнәк уллары. Бүген хәрбиләр, гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, Ватанны, безне һәм балаларыбызны каһарманнарча саклыйлар, илебезнең киләчәген яклыйлар. Алар ярдәмендә без тыныч йоклыйбыз. Без сезнең белән горурланабыз! Без бергә! Сез — җиңүчеләр! Туган йортыгызга, гаиләгезгә исән-сау әйләнеп кайтыгыз!», — диде ул.
Зөлфәт абыйлары балаларга да матур теләкләрен белдерде: «Балалар, туган илебезне яратыгыз, әти-әниләрегезне кадерләгез, бер-берегез белән дус булыгыз, сәламәт булыгыз. Сезгә бәхетле киләчәк телим», — дигән сүзләре барыбызның да күңелен нечкәртте.
Очрашу җылы дустанә шартларда узды, барлык катнашучылар, шулай ук балалар өчен дә дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Әлеге чараны оештыручылар буларак, китапханә хезмәткәрләре Зөлфәт Гатиятуллинга, юк вакытын бар итеп, очрашуга килгәне һәм күңелләргә үтеп керерлек чыгышы өчен рәхмәт белдерде.
Җәмилә Сагиева, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы
директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев